ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2008 ел
чәршәмбе
Кичә, 11 нче ноябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Россия төбәкләренә инвестицияләр” икенче халыкара саммитында (Мәскәү, “Мариотт Гранд Отель”) катнашты. Саммитта катнашучылар алдында чыгыш ясап, Борис Павлов Татарстанның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итте һәм сәнәгать өлкәләрендә Россия инвесторларын гына түгел, чит илнекеләрен дә җәлеп иттерә һәм гамәлгә ашырылдыра торган республика өстенлекле инвестицион һәм инновацион проектлары турында сөйләде.

11
ноябрь, 2008 ел
сишәмбе
2009 елда Татарстан Республикасында, алдан исәпләүләр буенча, бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) 38 меңнән артык кеше тапшырачак. Шуларның 25 меңнән артыгы – гомуми белем бирү мәктәпләрен тәмамлаучылар, 3300 дән артык кеше – башлангыч һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар, 800 гә якыны - Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларында хезмәт иткән кешеләр һ.б. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова хәбәр итте.

10
ноябрь, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының чираттагы утырышында 2008 елда республика министрлыклары һәм ведомстволарының Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең конкрет йөкләмәләре буенча (Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын үтәү кысаларында) ничек эшләүләре турында сүз барды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Гарәп сәүдә үзәге җитәкчесе Азиф Аяз әфәнде (Кувейт) һәм “CGGC International” компаниясе (Кытай) вәкилләрен кабул итте.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Раузил Хаҗиев, “Связьинвестнефтехим” ААҖ нең генераль директоры Валерий Сорокин һ.б. катнашты.
Очрашу барышында “CGGC International” (China Gezhouba (Group) Corporation) ның вице-президенты Татарстан Хөкүмәте башлыгы өчен Кытайның бу зур төзелеш компаниясе мөмкинлекләрен тәкъдир итте.

7
ноябрь, 2008 ел
җомга
Октябрьдә Татарстан Республикасында 115,9 кв. метр торак тапшырылган, бу сентябрьдәге күрсәткечтән 1,8 тапкыр түбәнрәк. Гомумән алганда, республикада торак тапшыру темпларының кимүе күзәтелә. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары администрацияләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасында 2008 елның III кварталына яшәү минимумының күләме җан башына исәпләгәндә 3830 сум дип расланды. Бу турыдагы карарга бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумының күләме 4235 сум тәшкил иткән, пенсионерлар өчен – 2702 сум, балалар өчен – 3669 сум.

5
ноябрь, 2008 ел
чәршәмбе
2008-2009 уку елында республика икътисады өчен кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләүнең хөкүмәт программасы кысаларында Татарстан Республикасыннан 450 дән артык кеше Россия һәм чит ил югары уку йортларына укырга җибәрелде. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының традицион брифингында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

28
октябрь, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2008-2009 елларда Татарстан Республикасында юллар төзелеше программаларын тормышка ашыруның барышына багышланган брифинг узды.
Бүген Татарстан Республикасы башкаласы Казанда GE Money Bank клиентларга операцион техник ярдәм күрсәтү үзәге (“ДжиИ Мани Банк”) ачылды. Үзәкне ачу тантанасында Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов катнашты.

27
октябрь, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухаметовка Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән котлау тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International