Бүген Чечен Республикасы Премьер-министры Муслим Хучиев җитәкчелегендәге рәсми делегация Иннополиста булды.
Делегацияне ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озата йөрде.
Бу көннәрдә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында “Россия – спорт державасы” халыкара спорт форумы уза. Аның кысаларында “Хәзерге заман спорты. Инновацияләр һәм перспективалар” күргәзмәсе оештырылган.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин финанс системасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстан сатучыларының товар әйләнеше биш маркетплейста агымдагы елның сигез аенда биш тапкыр арткан – 18,5 млрд сумга кадәр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин хәбәр итте.
Бүген РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Иннополиста булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озата йөрде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Иннополиста цифрлар дөньясы һәм медиага багышланган “Яңа белем” федераль мәгариф марафоны башланды.
Экспертлар дискуссиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.
Бүген Чаллы шәһәрендә “Адымнар - Чаллы” күп телле белем бирү комплексы ачылышы тантанасы узды.
Тантанада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, “Грань” төзелеш компаниясе генераль директоры Леонид Анисимов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Питрәч районы Көек авылында “Алгоритм” лицеен ачты.
Татарстанда 2 млн 341 мең тонна бөртекле ашлык җыелган. Уртача уңыш гектарыннан 15,4 ц тәшкил итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.