Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин көзге-кышкы чорга әзерлек кысаларында контроль чаралар турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында җылы бирү сезонына әзерлек кысаларында 3 мең 145 котельный әзерләнгән – бу 100% диярлек. Казан шәһәре буенча бер котельныйны әзерләүне төгәлләргә кала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Ул коммуналь һәм социаль өлкә объектларының җылы бирү чорына әзерлеге турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген республика һәм илкүләм программалар кысаларында аерым социаль объектлар төзү объектлар төзүнең барышы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Иннополиста ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов рәислегендә “Иннополис” МИЗның стартаплар буенча 12 нче экспертлар советы утырышы узды.
Утырышта “Иннополис” МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев, Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татспиртпром” АҖнең Директорлар советы утырышы узды.
Татарстанда барлык объектларга җылыны 22 сентябрьдә бирә башлаячаклар.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Министрлар Кабинетында брифингта бүген ягып җылыту сезонына әзерлек төгәлләнү стадиясендә булуын хәбәр итте.
“Bilisim Vadisi” технология үзәне (Гебзе шәһәре) генераль директоры Әхмәт Сердар Ибраһим улы җитәкчелегендәге Төркия Республикасы делегациясе Иннополиста булды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Яшьләр эшләре министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Яшьләр эшләре министрлыгын Тимур Сөләйманов җитәкләячәк. Элек ул министрның беренче урынбасары урынын биләгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Танкистлар көне белән котлавы.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районында булды.
Районның башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров озатуында ул Югары Ослан авылында Яшьләр клубы һәм “Солнышко” балалар бакчасын карады.