Алиментларын түләмәү Татарстанда яшәүче 13 мең кешенең Россиядән читкә чыгу хокукын чикләүгә сәбәп була. Бу чаралар турында бүген брифингта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров сөйләде.
Брифинг 2024 елның беренче биш аенда алиментлар түләттерү буенча эш нәтиҗәләренә багышланды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чара интернет челтәрендә трансляцияләнде.
Бүген Югары Осланда район депутатлар советының чираттан тыш утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, ТР Рәисе Администрациясенең, Дәүләт Советы Аппаратының, муниципаль район Советының һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының яңа җитәкчесен ведомство коллективына тәкъдим иттеләр. Ул Марат Галимҗан улы Зыятдинов була.
Исегезгә төшерәбез, элек ул 12 елдан артык югары Ослан муниципаль районын җитәкләгән иде.
Ведомство коллективына яңа җитәкчене Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тәкъдим итте.
Казанда БРИКС илләренең Спорт уеннарын үткәрү «Олимпны яулаучылар" дигән уникаль күргәзмә ачылу белән билгеләп үтелде. Владимир Потанин коллекциясеннән артефактлар күргәзмәсе, ул җәй буе Россиянең дөнья спорт хәрәкәте үсешенә керткән өлеше турында сөйләячәк. Күргәзмәне ачу тантанасында Россия Федерациясе Спорт министры урынбасары Алексей Морозов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Олимпия чемпионы һәм БРИКС Уеннары илчесе Илья Захаров һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.
ТР Хөкүмәте Йортында санитар-экологик ике айлык йомгаклары һәм республика территориясендә «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча брифинг узды.
Иннополис үзенең 9 еллыгын билгеләп үтте. Шәһәрнең туган көненә багышланган INN9 фестивалендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Иннополис мэры Руслан Шаһгалиев катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Татарстанның Югары Ослан муниципаль районында «Сабантуй 2024» бәйрәмендә катнашты.
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының илле дүртенче утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Татарстанда урман хуҗалыгына традицион рәвештә аерым игътибар бирелә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә урман янгын һәм урман патруле техникасын тапшыру тантанасында белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Сетевая компания» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.