Бүген белем бирү оешмаларының 2020/2021нче уку елына әзерлеге турында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкчелегендә узган киңәшмәдә фикер алыштылар.
Киңәшмә федерация субъектлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанның Алексеев районына эшлекле сәфәре кысаларында Алексеев шәһәр тибындагы поселогында реконструкцияләнгән Җиңү паркын карады.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанның Алексеев районына эшлекле сәфәре кысаларында “Алексеев керамикасы” ААҖ предприятиесендә булды.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Алексеев муниципаль районында “Зайчик” балалар бакчасын ачты.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышын уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Төп мәсьәлә – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеге иде.
Татарстан Республикасы пандемия шартларында эшмәкәрлеккә ярдәм итеп 1,7 млрд сум бүлеп биргән. Бу хакта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәттә социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.
Иртәгә, 14 августта, Алабуга шәһәрендә «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексы базасында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе булачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Тукай муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Фаил Камаев озата йөрде.
Чаллыда бүген капиталь ремонттан соң Машина төзүчеләр урамы буйлап юл хәрәкәтен ачтылар. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.