ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Түбән Кама шәһәрендә “Татнефть” ГАҖ һәм “Аллюр” компаниясе арасында инвестиция проектын гамәлгә кертү буенча Килешү һәм юл картасы имзаланды.

Имзалау тантанасында  ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казахстан Премьер-министры урынбасары Роман Скляр катнашты.


25
июль, 2020 ел
шимбә

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Мин күкне сайлыйм!” бәйрәмендә катнашты.

Бәйрәм гадәттәгечә “Казан” Гаилә үзәге янында, сигезенче тапкыр узды.

Татарстанда  2020 елда гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м булган 1064 күп фатирлы йортка капиталь ремонт планлаштырыла. Капремонт программасында 41 муниципаль берәмлек (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре) катнаша. Финаслау күләме  6 млрд 658 млн 58 мең сум.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, 1,8 млн. гектардан артык мәйданда барлык урып-җыю эшләрен башкарасы бар, шул исәптән 1 млн 550 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны да җыярга.

Татарстан Республикасында узган атнада сулыкларда 4 кеше батып үлгән, шул исәптән 2 бала, 2 кешене коткарганнар. Аннан алдагы атнада –14 кеше, шул исәптән 3 бала. 2020 ел башыннан – 60 кеше һәлак булган, шул исәптән җиде бала, коену сезоны башланганнан бирле Татарстан сулыкларында 47 кеше батып үлгән, шул исәптән җиде бала.

Бүген бу белешмәләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


24
июль, 2020 ел
җомга

Бүген финанс һәм салым органнарының, тармак министрлыкларының, муниципалитетларның һәм предприятиеләрнең уртак эшен активлаштырырга, шулай ук бюджетка керемнәрне планлаштырылган күләмнәрдә мобилизацияләү буенча барлык чараларны күрергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Пандемия, нефть һәм валюта базарында тотрыксызлык аркасында эшлекле активлык кимү Татарстан Республикасы предприятиеләре эшенә тискәре йогынты ясады.  

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.  

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика һәм ведомостволар вәкилләре катнашты. 


23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Төрекмәнстанның Казандагы генераль консулы Атадурды Бәйрәмов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.


21
июль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда 2020 елның беренче ярты елында торак сатып алуга гомуми күләме 36,7 млрд сумга 17 мең 593 кредит бирелгән. Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Министрлар Кабинетында республика халкының торак шартларын яхшырту темасына багышланган брифингта хәбәр итте.


20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткәрелде, төп тема - 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы (НГХК) эшчәнлеге нәтиҗәләре. Моннан тыш, берничә инновацион проект каралды.

Төп доклад белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Коронавирус пандемиясе һәм дөньякүләм икътисадый кризис шартларында Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының төп предприятиеләре 6 айда җитештерүне 6% ка киметтеләр, дип хәбәр итте ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International