Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Газпром межрегионгаз Казань” АҖ коллективына яңа генераль директор - Ринат Сабировны тәкъдим итте.
ТР Президенты ярдәмчесе булып ун ел эшләгән Ринат Сабиров компания җитәкчесе вазифасында “Газпром межрегионгаз Казань” акционерлык җәмгыятен 1998 елдан бирле җитәкләгән Ринат Ханбиковны алыштырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты.
Коллегия ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының төп бинасында узды һәм ул органнарның 2020 елның беренче ярты еллыгындагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында республиканы цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре каралды, утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
“Халык контроле” системасына ел башыннан 40 меңгә якын мөрәҗәгать килгән. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Питрау республика керәшен мәдәнияте бәйрәмен уздыру уңаеннан мөрәҗәгате.
«Кадерле дуслар! Сезне үзенчәлекле, күңелле милли бәйрәм – Питрау уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Бүгенгә Татарстан Республикасында авыручылар саны 4964 кеше. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең вакытлыча вазыйфаларын башкаручы Марина Трофимова хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү эшенең барышы турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүгенге көндә 57 мең күп балалы гаилә исемлеккә кертелгән, аларның 36 меңе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән, бу 66,7% тәшкил итә.
Татарстан Республикасында бер атна эчендә генә дә 14 кеше суга батып үлгән, шул исәптән Түбән Кама муниципаль районында 1 бала.
2020 ел башланганнан бирле 42 кеше суга батып үлгән, шул исәптән 2 бала. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 12 кешегә артык.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы терлекчелек тармагы эше йомгаклары турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Агымдагы елның 6 аенда 711 мең тонна сөт җитештерелгән (планның 102%). 207,4 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән (планның 101%).
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни һәм авыл хуҗалыгы объектларына капремонт барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.