Бүген Яшел Үзәннең А. М. Горький исемендәге заводында махсус билгеләнештәге 21980 “Грачонок” проектының ике катерына нигез салу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Яшел Үзәндә сыекландырылган табигый газда эшләүче беренче елга судносы – “Чайка” суга төшерелде. Теплоход Яшел Үзәннең А. М. Горький исемендәге заводында төзелгән. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Казан кирәк булган очракта КХЛның Көнчыгыш конференциясе матчларын кабул итәргә әзер. Бу хакта бүген брифингта Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов белдерде.
Искә төшерәбез, күчмә брифинг Чирәмдәге хоккей үзәгендә узды (Казан, Оренбург тракты, 11 йорт).
Бүген Казанда пандемия шартларында республика сәламәтлек саклау системасы эшенә нәтиҗә ясадылар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе РКБ базасында АМТЕС Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә узды.
Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина катнашты.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 5633 кеше. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда комбайнчылар арасында Татарстан Республикасы Президенты грантына бәйге игълан ителде.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Татарстан Республикасында 1,5 млн гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп аласы бар, шулардан: уҗым бодае – 361 мең га, уҗым арышы – 110 мең га, сабан бодае – 413 мең га, арпа – 468 мең га,борчак – 60 мең га.
Бу мәгълүматларны Республика Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә җиткерде.
Татарстан Республикасында төзелештә хезмәтне саклау кысаларында контроль-күзәтү органнары тарафыннан төзелеш объектларын тикшерү дәвам итә. Ел башыннан 717 тикшерү уздырылган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Рәсми теркәлгән эшсезләр Татарстанда ел башыннан 7 тапкыр арткан.
Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.
Бүген көндә “Татнефть” ГАҖ шин бизнесы илдәге базар ихтыяҗының якынча 20%ын тәэмин итә.
Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама шәһәрендә “Татнефть” ГАҖ һәм “Аллюр” компаниясе арасында инвестиция проектын гамәлгә кертү буенча Килешү имзалаганда белдерде.