ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россия Федерациясе рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


5
август, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында коммуналь хезмәт күрсәтүләргә тарифлар үзгәрүгә багышланган брифинг узды.


3
август, 2024 ел
шимбә

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасының тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстанда ел башыннан бирле төзелеш мәйданчыкларында җитештерүдә имгәнүләрнең 10 очрагы теркәлгән. Һәм хезмәтне саклау чаралары турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов Татарстанда гамәлгә ашырылган ИТ һәм кибериминлек өлкәсендәге проектлар белән танышты. Депутат Иннополис Университетында, Innostage SOC CyberART кибер куркынычларга каршы тору үзәгендә булды һәм «Иннополис» МИЗда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов белән очрашты.


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елда Татарстан Республикасында дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп нәтиҗәләре турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.


27
июль, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе дәүләт казна учреждениесе директоры итеп Хафизов Илнар Фәнил улы билгеләнде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр ителде.

Татарстан Республикасында 40 район бөртекле культуралар суктыруга кереште – көзге бодай, арыш, борчак һәм арпа. Бүгенгә 1 млн 326 мең гектардан 86 мең га суктырылган, бу планның 6,5 %ы, 288 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш – 33,5 ц/га (2023 елда - 29,9 ц/га). Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде. Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программалары, шулай ук күп торакфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы актив фазада тора.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


23
июль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. Журналистлар алдында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, «Татэнерго» АҖ генераль директорының стратегик үсеш буенча урынбасары Рим Галиәхмәтов, «Казэнерго» АҖ генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов, «Водоканал» МУП генераль директорының беренче урынбасары Марат Сәлахов чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International