"Ел саен 23 августта Совет гаскәрләре тарафыннан Курск сугышында (1943 ел) немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә.
Бүген Казан авиазаводы мәйданчыгында Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе Советының киңәйтелгән утырышы узды. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан нефть-газ химиясе форумына Россиянең 25 төбәгеннән һәм 4 чит илдән 10 меңнән артык кунак көтә. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте.
Бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды. Чара республика Хөкүмәте Йортында узды һәм мәгариф объектларының яңа уку елына әзерлегенә багышланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополис Университетын тәмамлаучыларны югары уку йортында укуларын тәмамлаулары белән котлады. Дипломнар тапшыру тантанасында шулай ук Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников, «Дигинавис» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Николай Никифоров, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Хәсьянов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров һәм Иннополис мэры Дмитрий Вандюков катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында чараларның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.
Киңәшмәне төбәкнең барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында 17 августка файдалануга торак тапшыру планы 82%ка үтәлгән, 2 млн 587 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Мондый мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә яңгырады.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Иртәгә, 15 августта, Лаеш районының Усады авылында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсе узачак. Киңәшмәнең төп темасы «Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр».
Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар һәм ведомстволар, республика предприятиеләре җитәкчеләре, шәһәр һәм район башлыклары, мәктәп директорлары һәм педагоглар катнашачак.
Ел саен Татарстанда кече судноларда йөзү кагыйдәләрен меңнән артык бозу очрагы ачыклана, бүгенге көндә аларның саны — 658. Бу хакта брифинг барышында республиканың кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Брифинг Татарстан Хөкүмәте бинасында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Төп тема «Татарстан Республикасында кече судноларда йөзү кагыйдәләрен үтәү чаралары турында»
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Хәрби-һава көчләре көне белән котлавы.