Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ГАҖ директорлар советы рәисе Виктор Зубков катнашында "Газпром" челтәренең алты яңа газ-мотор ягулыгы станцияләрен ачу тантанасы узды. Чара Казанда Җиңү проспектында урнашкан АГНКС-5 тә үткәрелде. Тагын биш объект Чаллы, Лениногорск, Алабуга, Азнакай һәм Алексеевское ш.т.п. видеокүпер режимы аша ачылдылар.
Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков килде.
«Казан» халыкара аэропортында Виктор Зубковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия – минем тарихым”/” Россия - моя история” зур күләмле мультимедиа күргәзмәсе проекты белән танышты. Аны киләсе елга Казанда ачу күздә тотыла. Республика Хөкүмәте йортында булган презентациядә шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Бүген Казанда Татар профессиональ театры һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды.
Тантананың күп сандагы кунаклары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова бар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Инвесторлар клубы»ның чираттагы утырышында катнашты.
Чара Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының яңа бинасында узды (Казан, Агроном ур.,11).
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов инвестицияләр өлкәсендә Татарстан Республикасы казанышлары экспозициясе белән танышты, эш кабинетларын, күргәзмә-тәкъдир итү залын карап чыкты, анда кунакларга 3D-экраннарда Татарстан Республикасы икътисады һәм сәнәгать предприятиеләре турында фильм күрсәттеләр.
2017 елда күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы федераль закон үз көченә керә. Аны тормышка ашыру өчен яңа исәп-теркәү системасы эшли башлый. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Росреестры идарәсе коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе – республиканың баш дәүләт регистраторы Азат Җаббаров җиткерде.
Докладчы системада дәүләт кадастр исәбе һәм хокук дәүләт теркәве мәгълүматлары базасын берләштерүнең күздә тотылуын әйтеп узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Татэнерго” компаниясе коллективын республика энергосистемасының 85 еллыгы белән котлады.
Бу чарада шулай ук ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Татэнерго” АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев, компаниянең хезмәткәрләре һәм энергетика тармагы ветераннары катнашты.
Җирле үзидарә башлыкларының төп бурычы – муниципаль берәмлекләрнең булган потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыру, шулай ук кеше капиталын үстерүдә һәм ачуда ярдәм күрсәтү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XI съездында хәбәр итте. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, шулай ук республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев бүген ТР ССП ның 2016 елны йомгаклау утырышында эш темпын киметмәскә иде тигән теләкне белдерде.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Ел нәтиҗәләренә килгәндә, Шамил Агеев билгеләгәнчә, 2016 ел дәвамында эшкуарлардан 4 меңгә якын мөрәҗәгать алынды, һәрберсе буенча эш башкарылган.
Шамил Агеев хәбәр иткәнчә, 2016 елда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы дөньяның 30 иленнән 127 делегацияне кабул итте.