ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан ветеринарларына 55 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Тантана Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда узды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов озата йөрде. 

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шәһәр панорамасы» күргәзмә үзәгендә булды.

Күргәзмә үзәге Казанда (Дзержинский ур.,7) урнашкан, монда Казан шәһәре үсеше турында экспозицияләр куелган, шәһәр үсеше, аның  архитектурасы һәм тарихы этаплары тәкъдим ителгән.

Экспозиция белән танышу беренче кат холлында башлана – монда күргәзмә комплексының төп зоналары турында мәгълүмат тәкъдим итә торган экран бар, шулай ук Казан турында видеоролик күрсәтелә.

Экскурсия барышында аңлатмаларны «Шәһәр  панорамасы» ҖЧҖ директоры Ольга Вәлиева биреп барды. Экскурсиядә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар да катнашты.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты фаҗигасендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашу сүзләрен юллады.  


24
декабрь, 2016 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. 

«ТАНЕКО»га эш сәфәрен Рөстәм Миңнеханов нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы объектларын йөреп чыгудан һәм нафта гидрочистарту, Изомеризация һәм ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмаларындагы эшләрнең барышы белән танышудан башлады. 

Татарстан Республикасы Президентын «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башка рәсми затлар озата йөрде.   

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" агросәнәгать паркы территориясендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде. 

"Милли сәүдә маркасы" сәүдә маркасын алга этәрү турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә "Милли сәүдә маркасы" ТР ДУП генераль директоры Илсур Сафиуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Илсур Сафиуллин хәбәр иткәнчә, төп бурычлар - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен бердәм маркага берләштерү, продукциягә карата сыйфат һәм конкурентлыкка сәләтлелек буенча таләпләрне тәэмин итү, сәүдә челтәрләрендә авыл хуҗалыгы товарлары сатылуны арттыру. 

Татарстан Республикасында 2016 елда модуль ветеринар пунктлары, полиция участок вәкилләре өчен модуль-блоклы административ-торак комплекслар төзелеше, машина-трактор паркларын капиталь ремонтлау программалары тәмамланды. 

Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 елда яңа программаларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. 


23
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эшкуарлык фабрикасы» VI сезоны проекты финалистлары белән очрашты. Очрашу КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында (Казан, Бутлеров ур., 4) узды. 

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.   

«Эшкуарлык фабрикасы»  – Татарстанда бизнесны популярлаштыруга юнәлдерелгән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән КФУның уртак мәгариф проекты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – юнәлеш комитетлары җитәкчеләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова, Татьяна Ларионова, Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы  Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем оешмалары ректорлары белән очрашты. 

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика югары уку йортлары ректорлары белән яңа ел алдыннан болай очрашулар күркәм гадәткә әверелде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International