ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым килде.

Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында килгән ул Казанга. 

«Казан» халыкара аэропортына килүгә үк Бинали Йылдырым һәм аны озата йөрүче затлар Татарстан-Төркия эшлекле форумында катнашу өчен Казан Ратушасына юнәләчәк.

Бүген "Казан ярминкәсе" КҮ территориясендә "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" XVI Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «TeсhnoСварка» XI махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Беларусь Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасары Геннадий Свидерский, Татарстан хакимияте органнары җитәкчеләре, Россия һәм Татарстанның эре машина төзелеше предприятиеләре вәкилләре катнашты. 

Бүген Татарстан башкаласында "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә «Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Татарстан Рсепубликасы Машина төзелеше предприятиеләре координацион советының VI утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Беларусь Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасары Геннадий Свидерский, Татарстан хакимияте органнары җитәкчеләре, Россия һәм Татарстанның эре машина төзелеше предприятиеләре вәкилләре катнашты. 


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстанның беренче Президентына багышланган китапны тәкъдир итү булды.

Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнашты.  Китап “Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...” сериясенә керә.

Татарстан Хөкүмәте йортында бүген “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Бу чара Татарстан Песпубликасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә барды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Мәскәүдә Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән эш буенча очрашуы узды.

Очрашу барышында яклар төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре турында фикер алышты.   

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә территорияне үстерү буенча тәкъдимнәр белән таншыты. 

ТР Президентын ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йөрде. 

Беренче булып Калинин - Тихомирнов - Вишневский урамнары киселешендәге калкулыкта - аны электән "Өченче тау" дип атыйлар - төзелеш вариантлары каралды. 

 

Бүген Казанда «Корстон» КСККда Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның өченче киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Татарстанның 260тан артык бизнесмены, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, муниципалитетлар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.    

Быел сыйфатсыз продукция  өчен 25 млн. 797 мең сумга штраф салынган, 46 сәүдә объектының эшчәнлеге туктатылган.

Бу турыда бүген Татарстан Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Журналистлар белән очрашуда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко катнашты.

Бүген Рус Православие Староверлар чиркәвенең Мәскәү һәм Бөтен Русия митрополиты Андрианга Казанда һәйкәл куелды. Тантаналы чара Казанның Иске урамында урнашкан Покрау чиркәве каршында узды.

Әлеге тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Рус Православие Староверлар чиркәвенең Мәскәү һәм Бөтен Русия митрополиты Корнилий, Казан мэры Илсур Метшин, Рус Православие Староверлар чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе вәкилләре һәм бүтән дин әһелләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International