ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 2016 ел нәтиҗәләре буенча “Эколидер” конкурсында В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ абсолют җиңүче булды. Бу хакта бүген ел саен уздырыла торган “Эколидер” һәм “Кеше һәм табигать” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында билгеле булды.

Бу чара “Пирамида” комплексында (Казан) узды.

Бүген Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының яңа бинасын ачу тантанасы узды (Нурсолтан Назарбаев ур., 15).

Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов, ТР прокуроры Илдүс Нафиков катнашты.

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Бөтендөнья татар конгрессы» башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. 

«Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы 2016 елның 7 декабреннән алып 9 декабренә кадәр барачак.

Коррупциягә каршы юнәлештәге бәйгегә тәкъдим ителгән журналист эшләре оста язуы белән аерылып тора, әмма киләчәктә аларның үткенрәк булуын теләр идем, диде Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлештәге республика бәйгеләре җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасында.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш  кабинетында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Иминлек советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин һәм Татарстан Республикасы Прокуроры  Илдус Нәфыйков та катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт орлыкчылык инспекциясенең элеккеге башлыгы, хезмәт ветераны Дамир Каюмовка «Дуслык» ордены тапшырды. 


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Төркия белән һәм тугандаш төрек халкы белән мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен хуплый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым белән очрашуда хәбәр итте.

Искәртәбез, Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында бүген Бинали Йылдырым әфәнде Татарстанга килде. 

Рөстәм Миңнеханов белән Бинали Йылдырымның бүгенге очрашуы Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә узды.

Казанда Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды   

Бүген Казан Ратушасында Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды.

Форумның төп темасы – Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең якынаюы һәм икътисадый яссылыкта аларның үсеш перспективалары. 

Чара Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырымның һәм Төркия делегациясенең Татарстанга эш сәфәре уңаеннан уздырылды.  

Бүген Казанда күренекле татар, соңрак төрек галиме һәм дәүләт эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Садри Максудиның туганнары һәм башкалар катнашты.    

Һәйкәл «Стамбул» паркы территориясендә урнаштырылган. Проект авторы –  скульптор Асия Миңнуллина.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International