ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – Комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

Утырыш барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә оештырылды.


20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Яңа ел каникулларында Татарстанда 160 меңнән артык турист көтелә. Республика кунаклары һәм халкы өчен һәр районда 1 меңнән артык мәдәни чара һәм ким дигәндә 10 спорт чарасы планлаштырылган. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта бәйрәм ялларын кайда уздыру турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов гадәттәгечә «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия Яңа ел гамәлендә катнашты. Яшь татарстанлыларның теләкләре язылган открыткалары булган чыршы «Корстон» КСКК йортында урнаштырылган.

 


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» ирекле Яңа ел акциясендә катнашты.


14
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2023 ел йомгаклары буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, конкурста катнашучылар исемлеге республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм Татарстан Һөнәр берлекләре федерациясе тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылган.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Көн тәртибендә - Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү чараларын гамәлгә ашыру.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.


13
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


12
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанда 2023 елда «Мәдәният» илкүләм проектына 1,595 млрд сум акча юнәлтелгән. Шуларның 692 млн сумы - федераль бюджеттан һәм 393 млн сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

Брифинг «Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы йомгаклары һәм 2023 елда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында» темасына багышланды.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә "Сетевая компания" АҖ Директорлар советы утырышы узды

Директорлар советы утырышында компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре, компаниянең 2023 елның 9 аенда капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру, «Сетевая компания» АҖнең 2023-2024 елгы җылылык бирү сезонын үтәргә әзерлеге, шулай ук сакчыл җитештерү концепциясенә нигезләнгән «Энергия» җитештерү системасын үстерү мәсьәләләре каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International