ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Тагын әле 700 дән артык авылны каты өслекле юллар белән тоташтырасы бар. Беренче чиратта бу эшне халкы 125 кешедән артык булган 110 авылда башкарырга кирәк булачак. Бу саннарны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде. Утырыш “Дортрансэкспо”ның 13нче махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узды, ул Татарстан юл өлкәсе эшләренең агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләренә багышланган иде.
2012 ел өчен Татарстанлыларга исәпләнгән милек өчен салым 3,8 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "СОГАЗ" иминият компаниясенең яңа офисында булды. Офисны ТР Президентына "СОГАЗ" ААҖнең идарә рәисе Сергей Иванов күрсәтте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Rovio компаниясенең маркетинг буенча вице-президенты - Angry Birds уеннарның бөтендөньяга мәгълүм сериясен иҗат итүче Петер Вестербака белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин катнашты.


7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан аграрийлары шикәр чөгендеренең калган 27 мең гектарын җыюны 15-20 көн эчендә тәмамларга тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Апас һәм Буа районнарында булганда шундый максат куйды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан вице-премьеры – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Бүген Татарстан Президенты ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республика күренекле урыннарының үткән ял көннәрендә тәмамланган "Россия 10" федераль проектында катнашуның нәтиҗәләрен билгеләде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, интернет-тавыш бирү оештыручылары конкурсның ачыграк һәм аңлаешлы булуын тәэмин итәргә тиеш иделәр.


5
октябрь, 2013 ел
шимбә

“Бердәм Россия” партиясе вәкилләренә сентябрь сайлауларыннан соң, киеренкелекне бетерергә ярамый, киресенчә, кешеләр белән эшне, аларның проблемаларын чишүне яхшыртырга кирәк, дип белдерде Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Мәскәүдә партия съездында. Съезда ТРдан 27 делегат катнаша, шул исәптән, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында үткән атналык республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика программаларын үтәмәгән өчен, берничә муниципаль берәмлекнең башлыкларын тәнкыйтьләде.

Бүген Татарстанда традицион “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе уза. Күп кенә дәүләт учреждениеләре, министрлыклар, ведомстволар, ТР Президенты Аппараты һәм республика Хөкүмәте хезмәткәрләре, вуз студентлары һәм укытучылары Казан территориясендә агачлар утыртуда катнаша.

Аерым алганда, бүген Игенчеләр сарае каршындагы Федосеев паркында ТР Хөкүмәте Аппараты хезмәткәрләре 50 чыршы утыртты. Аларның икесен ТР Премьер-министры Илдар Халиков утыртты. Шулай ук акциядә вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм республиканың урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.

4
октябрь, 2013 ел
җомга
Бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин бюджет акчаларын сарыф итү мәсьәләсе буенча РФ Дәүләт Советы утырышын уздырды. Дәүләт Советы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International