ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2013 ел
җомга
Бүген Казан федераль университетының Физика институтында автоматлаштырылган проектлау системаларының уртак лабораториясе - “КФУ-Аджилент” үзәге ачылды. Тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанның Спорт сараенда “Идел буе” конференциясендә Төнге хоккей лигасының өченче сезоны ачылды. “Звезды Ночной хоккейной лиги” һәм “Казанские Драконы” бер-берсен җиңә алмады. Россиянең һәвәскәрләр хоккей лигасы дип аталган Төнге хоккей лигасы 2012 нче елда булдырылган. Хәзерге вакытта ул - Россиянең иң зур спорт оешмасы. Сезонны ачу матчлары Казан, Санкт-Петербург, Чиләбе, Подольск һәм Мәскәүдә уза.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “СТС Медиа” холдингы генераль продюсеры, “Сеть Телевизионных Станций” ЯАҖ генераль директоры Вячеслав Муругов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Мабугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, “Татмедиа” Мабугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов катнашты.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге попечительләр советы утырышын уздырды

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының зәвык белән эшләнгән залында узган Укытучы көне күпләр күңеленә миллилеге, республика мәгариф системасының гасырлар төпкеленнән килгән традицияләрнең саклавы, аларның заман технолгияләре белән гармонияле үрелеп баруы турында сөйләүче чара буларак кереп калыр. Тантана башында күрсәтелгән, илнең икътисади нигезе мәктәптә үк салынуы, казанышлары нәкъ менә укытучылары белән бәйле икәнлеге турында сөйләгән фильм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка да тәэсир итте.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу белән очрашты. Ул “KAZANSUMMIT 2013” Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Халыкара икътисади саммитында катнаша.

Бүген ТР Хөкүмәте белән Google компаниясе арасында Татарстанда инновацияләрне үстерүгә юнәлдерелгән ниятләр Меморандумына кул куелды. Документны ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән компаниянең генераль директоры Юлия Соловьева имзалады. Чара Казан IT-паркында “Татарстан, алга!” (“Татарстан, вперед!) мәгариф программасының рәсми ачылышы кысаларында узды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Малайзия компанияләренең берләштерелгән күргәзмә стендында булды. Аны Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Малайзиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Зайнол Абидин Омар озата йөрде.

Бүген Казанда Kazansummit'13 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең V Халыкара икътисадый саммитын кысаларында Стратегик форум үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу катнаштылар.

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы учреждениеләренә һәм муниципаль районнар мәктәпләренә, Укытучылар көнен бәйрәм итү чаралары кысаларында, автобуслар тапшырды.

“Казан” атлы спорт комплексы мәйданчыгында уздырылган әлеге шатлыклы чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аның урынбасары Андрей Поминов, республиканың муниципаль берәмлекләре һәм мәгариф идарәләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International