ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Ерак Көнчыгышта су басудан зыян күргәннәргә 100 мең сум күләмендә үз акчасын күчерде.
Тантанада Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Волго-Вятскуправтодор” идарәсе башлыгы Илдар Минһаҗев, “Волгомост” ААҖ генераль директоры Эдуард Железкин һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2013 нче елга Татарстан Республикасы бюджетына энергияне сакчыл тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү өлкәсендә төбәк программаларын гамәлгә кертү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү турындагы килешү имзаланды
Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцин кул куйды.
Россиянең икътисадый яктан алга киткән төбәге буларак, Татарстан Республикасының Швейцария белән хезмәттәшлеге өчен потенциалы зур, һәм бүген гамәлдәге мөнәсәбәтләрне тагын да үстерү бурычы тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашуда Швейцариянең француз телле өлешенең Сәүдә-сәнәгать палатасының Россия, Украина, Беларуссия һәм Казахстан өчен җитәкчесе Ги Меттан хәбәр итте.

4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Мастер Кемикалз Nalco Champion” берләшкән компаниясенең тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәген һәм баш офисын ачуда катнашты (Казан, ул. Зинин ур.,8).
Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда яхшы тамгалы мондый бөтендөнья лидерлары булган компанияләр булу республика өчен үз потенциалын гамәлгә ашыруда, югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүдә зур мөмкинлек тудыра. Рөстәм Миңнеханов ышаныч белдергәнчә, “Мастер Кемикалз Nalco Champion” берләшкән компаниясе кайбер проектларда Татарстан Республикасы өчен яхшы партнер булачак.
Газ-мотор ягулыгын куллануны арттыру өчен тиешле инфраструктура, шулай ук газга күчү файдалы булганнарга билгеле бер шартлар тудырылырга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул искә төшергәнчә, Татарстан автотранспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерү буенча сынау төбәкләре арасына кертелгән иде. Бу тема безнең төбәк һәм тулаем ил өчен гаять актуаль, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм без әлеге проектны һәрьяклап хуплаячакбыз. Аның сүзләренчә, бу җәһәттән “КАМАЗ” шактый алда бара, ул Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгын куллануны арттыру чараларын әзерләүдә катнаша.
Татарстан нефтьчеләренең тәҗрибәсе, нефть ятмаларын үзләштерүгә фәнни нигезләнгән ысул белән якын килгәндә, элеккеге нефть төбәкләренең шактый зур нефть чыгару потенциалына ия булуын күрсәтә. Бу хакта бүген Казанда ачылган “Соңгы стадиядә нефть ятмаларын үзләштерүнең нәтиҗәлелеген арттыру проблемалары” («Проблемы повышения эффективности разработки нефтяных месторождений на поздней стадии») халыкара фәнни-гамәли конференциясендә Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Бүген Казанда Татарстанның “Нефть, газ, химия” форумы үз эшен башлады. Быел ул әһәмиятле вакыйгага – республиканың нефть ятмаларын үзләштерә башлауга 70 ел тулуга багышлана, дип ассызылады Рөстәм Миңнеханов, форумны ачу тантанасында чыгыш ясаганда. Аның сүзләренчә, республикада нефть фәне һәм технологияләр бик җитди тәкъдим ителгән, һәм Татарстан нефтьчеләре Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу белән кызыксына.


Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТРның Яшел Үзән районы Васильево поселогындагы Васильево 1нче кадетлар мәктәбендә булды.

Татарстан белән Төркия Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр бүген югары дәрәҗәдә, әмма якларга әле хезмәттәшлекнең олы потенциалын кулланырга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне Казанда Татарстан-Төркия эшлекле форумын ачу тантанасында чыгыш ясаганда әйтте. Форум эшендә шулай ук Төркия Республикасы Икътисад министры Зафер Чаглаян да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International