Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Төркия Республикасы Икътисад министры Зафер Чаглаян белән очрашты. Очрашу бүген ачылучы Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Бүген Казан шәһәренең 35нче гомуми белем мәктәбе укучылар өчен беренче мәртәбә үзенең ишекләрен ачты. Уку елы башлану уңаеннан уздырылган тантаналы линейкада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Шулай ук әлеге тантанада Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, "Ак Барс Банк" ААҖ Директорлар советы рәисе Валерий Сорокин катнашты.