ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов эш визиты белән Әлмәттә, анда ул “Татнефть” ААҖ акционерларының гомуми җыелышында һәм “Татнефть” ААҖ Директорлар советы утырышында катнаша.


27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. 2012 ел йомгаклары буенча финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев җиткерде.

Бүген Самарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич округ Советында муниципалитетлар проблемаларын анализлау һәм мониторинглау буенча зур эшкә йомгак ясады. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов та катнашты. Шулай ук округ Советы утырышында җирле үзидарә мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Федерациясе сенаторлары, федераль министрлыклар вәкилләре, Идел буе федераль округы губернаторлары һәм шәһәрләре башлыклары, җирле үзидарә өлкәсендә бөтенроссия округ иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Казанда реконструкцияләнгән Ленин дамбасы һәм Казан елгасы аша күпер буйлап хәрәкәт ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин хәрәкәтне тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр. 


26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Борынгы Болгар шәһәрчеген – 2014 елда һәм Свияжск утрау-шәһәрен 2015 елда тагын бер кат ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен заявка бирү ихтималы бар. Свияжск утрау-шәһәре буенча Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС) һәм башка халыкара оешмалар белән консультацияләр үткәрү дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта бу Исемлектә дөньяның төрле почмакларында урнашкан 981 объект бар. Шуның 25е – Росссия Федерациясеннән. Алар арасында Казан Кремле дә бар. Әлеге Исемлеккә керү өчен барлык дәүләтләр дә катлаулы юл үтә. Чөнки ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керергә теләүчеләр быел гына да 30 булган. Бүген бу хакта Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика “Яңарыш” фонды Попечительләр Советы җитәкчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова катнашында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.

Кичә Казан Кремлендә 10 нчы тапкыр Россия чемпионы булган чирәмдә хоккей буенча “Динамо-Казан” командасын хөрмәтләделәр. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Казанда бер катлы 261 машина куерлык җир асты парковкасы һәм вокзал алды мәйданында сквер ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, "Ак Барс Банк" ААҖ идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, "Ак Барс Банк" ААҖ Директорлар советы рәисе, «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры  Валерий Сорокин һәм башкалар катнаштылар. Скверны төзекләндерү белән бергә паркингны төзү "Ак Барс Банк" ААҖ катнашында 2011 елның сентяберендә башланып китте.

“Универсиада-2013кә кадәр 10 көн” темасына багышланган Мәскәү – Казан видео күпере бүген “РИА Олимпиада очрашулары” (Мәскәү) проекты кысаларында “РИА Новости” халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә узды, анда Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко, Россия студентлар спорт берлеге президенты, Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) беренче вице-президенты Олег Матыцин, РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова булды. Казаннан видео күперендә катнашучылар белән элемтәгә Татарстан Республикасы Президенты, Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм уздыру оештыру комитеты рәисе урынбасары Р.Н. Миңнеханов чыкты.

Татарстанда уңайсыз һава шартлары 2013 ел уңышын шактый киметте һәм авыл хезмәтчәннәренә терлекчелекне – азык белән, ә халыкны икмәк белән тәэмин итү өчен күп көч куярга туры киләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов авыл хуҗалыгы комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Утырыш Кукмара районының Вахитов поселогында узды, анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Кукмара районында эш визиты барышында Татарстан авыл хуҗалыгында кулланыла һәм тәкъдим ителә торган алдынгы технологияләр белән танышып чыкты. Монда Татарстан Республикасы Президенты агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International