ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
БМО белешмәсе буенча, юлларда транспорт һәлакәтләре һәр елны 1 миллион 300 мең кешенең гомерен өзә, тагын 20-50 миллион кешегә тән казасы сала. Юлларда килеп чыккан транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә, җир йөзендә көн дә 3 меңләп кеше арабыздан мәңгелеккә китеп бара һәм аларның күпчелеген 15 яшьтән алып 44 яшькә кадәр иң продуктив буын тәшкил итә, аларның тагын 100 мең тирәсе җитди имгәнә, җәрәхәтләнә. Татарстандагы юлларда гына да соңгы 10 айда кешеләргә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 4596 транспорт һәлакәте булган: аларның 38,9 проценты яки 1790ы транспорт бәрелешүгә, 32,5 проценты яисә 1495е җәяүлеләрне таптатуга карый, 15 процентка якыны яки 681 очракта машина әйләнеп капланган. Шушы 4596 транспорт һәлакәтендә республикабызда 586 кеше һәлак һәм 5950се тән казасына дучар булган.
Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “МакХэппи көне” хәйрия акциясенә старт бирде. Шулай ук акциядә Россиядә һәм Көнчыгыш Европада “Макдоналдс” президенты Хәмзәт Хасбулатов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

19
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Educare Co-operative Limited (Educare) компаниясе башкарма директоры Майк Марияппа Тируман белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасын ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һ.б. тәкъдим итте.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Пивоварня Москва-Эфес” ЯАҖ генераль директоры Әхмәт Тугрул Агырбаш белән очрашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. Казан Кремлендә узган тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

17
ноябрь, 2012 ел
шимбә
Бүген Казанда ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФдә Корея Республикасы илчесе Ви Сон Лак белән очрашты. Очрашуда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Россия тхэквондо берлеге президенты Анатолий Терехов катнашты.
ТРда бүгенгә 1 миллион 917 мең кв.метр фатир сафка бастырылган, бу еллык биремнең 77 процентын тәкшкил итә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырган ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә белдерелде. Чара видеоконференция режимында үтте.

15
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Сәүдә-сәгәгать палатасы 20 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан Сәүдә-сәнәгать палатасының Административ советы һәм Идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, Россия кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм агентлыгы генераль директоры Виктор Ермаков һ.б кунаклар катнашты. Юбилей чарасы котлау чыгышларыннан гына тормады. Эшмәкәрләр бүген үзләрен борчыган актуаль мәсьәләләрне дә күтәрде.
“ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексы беренче чиратының тулы технологик циклы тулы күләмдә эшли. Бу хакта журналистларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО”да узган утырыш соңында хәбәр итте.
Бүген, территориясендә янып торучы яшкелт-сары төстәге ашыгыч ярдәм автомобильләре тезелгән “Казан” ипподромы ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Ford маркалы 87 өр-яңа автомобильне файдалануга тапшыру тантанасы узды. Автомобиль ачкычларын ияләренә тапшыру чарасында шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, Яр Чаллы шәһәре мэры Васыйл Шайхразиев, "Казан шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме" МУЗ баш табибы Айдар Фатыйхов һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International