Пенсионер өйдә утыра, пенсия ала, сериаллар карый торган кеше генә түгел, ә республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашучы да. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков РФ Пенсия фонды Татарстан буенча бүлеге советының “Россия Федерациясе Пенсия фонды Татарстан Республикасы буенча органнары эшчәнлегенең 2011 ел нәтиҗәләре һәм 2012 елда РФ Пенсия фонды ТР буенча системасының эш нәтиҗәлелеген күтәрү турындагы” киңәйтелгән утырышында белдерде.
Утырышта РПФның ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов, Татарстан буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Миңсәгыйть Шакиров, республика Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Россиядә аномаль салкыннар вакытында даими яшәү урыны булмаган гражданнар турында кайгыртырга кирәк. Бүген Россия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Сергей Шойгу чираттагы Бөтенроссия селектор киңәшмәсе вакытында әнә шулай дип белдерде. Киңәшмәдә РФ субъектларының түбән температура шартларында эшләүгә әзерлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Татарстанда якын көннәрдә җылытмаячак. Ул хакта бүген "ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ җитәкчесе Сергей Захаров гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларны ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызылыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында хәбәр итте. Утырыш ТР Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узды. Сергей Захаров хәбәр иткәнчә, республикада 21 гыйнвардан аномаль салкын һава торышы урнашты. Тәүлек өчен уртача температура нормадан 10-15 градуска түбәнрәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында дин вәкилләре белән очрашты.
Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий белән очрашуда Казан епархиясенең агымдагы мәсьәләләре, шул исәптә Изге Анакай иконасы танылуга 400 ел тулуга багышланган чаралар, шулай ук Казан духовная семинариясе эшчәнлеге буенча фикер алыштылар.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык коллегиясендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков югары уку йортлары эшчәнлеген дә читләтеп үтмәде. Дөресрәге, алар эшеннән канәгатьсезлеген белдереп, югары мәктәпнең Татарстан икътисады һәм республика үсешен тоткарлаучы фактор дип атады.
Татарстан Республикасы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе 2011 елга куелган бурычларны үтәгән, аны күрсәткечләр дәлилли. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Дәүләт инспекциясенең 2011 елда этил спиртын җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты, алкоголь продукциясен дәүләт контроле белән тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм 2012 ел бурычлары буенча киңәшмәдә белдерде. Киңәшмә республика муниципаль районнары башлыклары белән видеоконференция режимында узды.