ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызның Балтач һәм Кукмара районнарына эш сәфәре кыла. Балтач районына сәфәр программасына Кече Лыза милли (удмурт) урта мәктәбендә һәм район Мәдәният үзәгендә булу керә. Балтач муниципаль районы Советы утырышында 2011 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары каралачак һәм 2012 елга бурычлар билгеләнәчәк.


7
февраль, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында яңа ачылган объектлар белән танышты. Башта ул “Бәләкәч” программасы буенча узган ел ахырында сафка баскан 260 урынлы балалар бакчасында булды. “2011 елда Әгерҗедә тагын өч бакчада өстәмә 200 урын булдырдык. Шулай итеп, шәһәрдә балалар бакчасына чират көткән 500гә якын нәнинең барысы да бакчалы булды. Хәтта күрше Удмуртиянең Кече Пурга район үзәгеннән 10 сабыйга Әгерҗе бакчасыннан урын сорап килгән әти-әниләрнең дә үтенечен канәгатьләндердек”, диде район башлыгы Фәрит Габбасов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округ гаскәрләре белән идарә итүче, генерал-полковник Владимир Чиркин белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Россия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы затлары белән очрашуында катнашты. Очрашуда кичә РФ Үзәк сайлау комиссиясе раслаган 500гә якын кеше катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Азнакай районында эш сәфәрендә булды. Сәфәрдә республика башлыгын ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Баулы муниципаль районында булды. Республика башлыгы берничә объект белән танышты һәм 2011 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2012 елга билгеләнгән бурычлар буенча Баулы муниципаль район Советы утырышында катнашты.
Апрель аенда Россия беренче тапкыр Ауропа бизнес-ангеллары ассоциациясе конгрессын кабул итәчәк. Ул Татарстан башкаласында VII Казан Венчур ярминкәсе кысаларында узачак. Венчур ярминкәсе 25 апрельдә ачыла.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан чираттагы декларация компаниясе старт алды. Аның барышында гражданнар 2011 елда алынган керемнәре хакында тулы хисап бирергә тиеш. Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, быел салым органнарына керемнәре турында 90 меңнән артык гражданнан декларация алыныр, кампания йомгаклары буенча физик затлар кеременнән 430 млн сумлык салым җыелыр дип көтелә. Ул бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта җиткерде.

6
февраль, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы заты булу тәкъдимен кабул итте.
Бүген Татарстан Президенты Мәскәүдә Россия Президенты Дмитрий Медведевның иҗтимагый комитет вәкилләре белән очрашуында катнашты. Очрашуда сәяси системаны реформалау турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International