Торакларны декабрьдә тапшырудан туктарга кирәк. Бу хакта бүген ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков торак төзелеше һәм тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йорттагы гражданнарны күчерү адреслы программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында узган киңәшмәдә белдерде.
"Доступная среда" программасын тормышка ашырганда Татарстандагы республика һәм муниципаль хакимият органнары инвалид оешмаларының фикерләрен дә исәпкә алырга тиеш. Ул хакта бүген ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков белдерде. Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков бүген Әлмәт муниципаль районында булды.
Бүген Лениногорскида тыл хезмәтчәннәре истәлегенә куелган һәйкәлне ачу тантанасы булды. Тантанада ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков катнашты.
Сентябрьдә Татарстанда 1,223 млн. дәүләт хезмәте электрон рәвештә күрсәтелгән. Шуларның яртысыннан күбрәге - ЮХИДИ штрафларын түләү. Ул хакта бүген дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен электрон рәвештә бирүгә күчү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Киңәшмәне ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков үткәрде.
Быел көзге чакырылыштан башлап, 1 елга хезмәткә китүче Татарстан егетләренә, хәрби хезмәткә китүче сумкасы һәм кесә телефонына өстәп, банк картасы да биреләчәк.
Бүген Татарстан башкаласында театр сәнгатен яратучылар өчен зур вакыйга - В.И.Качалов исемендәге Зур драма театры 220 еллык юбилеен билгеләп үтә.
ABBYY Language Services компаниясе 2013 ел Универсиадасына лингвистик хезмәтләр күрсәтергә мөмкин. Ул хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов компаниянең генераль директоры Иван Смольников белән сөйләште. Очрашуда шулай ук вице-премьер - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Универсиада Дирекциясе директоры урынбасары Азат Кадыйров та катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи урыннарында чираттагы җәяүле экскурсиядә булды.
Республикада гамәлдәге мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру күпкатлы торак йортларны капиталь төзекләндерү схемасы буенча алып барылачак. Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды турында”гы законның үтәлешенә багышланган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.