ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2011 ел
шимбә

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Балтач муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Республика башлыгын вице-премьер - ТР авыл хуҗалагы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Балтач районы башлыгы Марат Зарипов озатып йөрде.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстанда терлек азыгы әзерләүнең барышын тикшерделәр. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Дөньяда иң зурлардан саналган «EF English First» шәхси белем бирү компаниясе Татарстанның инглиз теле мөгаллимнәрен чит илдә укытуны оештырырга тәкъдим итә. Бүген компания вәкилләренең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы вакытында хезмәттәшлек преспективалары хакында фикер алышынды. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов катнашты.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


12
август, 2011 ел
җомга

Бүген Түбән Камада тантаналы төстә “Ярыш” күп функцияле спорт комплексы ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Ильдар Халиков, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.

Татарстан Президенты Шеньжень каласының (Кытай) 2011 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде.

Бүген “Казан” халыкара аэропортында Мәскәүдән килеп төшкән Россия монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары – статс-секретарь Андрей Цариковский белән матбугат конференциясе булды (башта ул ТР Хөкүмәте йортында планлаштырылган иде). Мәскәү кунагының Татарстан башкаласына килүе РФ Премьер-министры Владимир Путинның 28 июльдә имзалаган күрсәтмәсе нигезендә Россия монополиягә каршы федераль хезмәтенең Халыкара укыту-методика үзәге булдыру хәстәре белән бәйле булуы ачыкланды.


11
август, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиягә күрсәтелгән ышаныч һәм Олег Матыцинны FISU ның беренче вице-президенты итеп билгеләгәннәре өчен FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) әгъзаларына рәхмәт белдерде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Шеньчжень шәһәрендә эшлекле сәфәр кыла. Визитның төп максаты - XXVI Бөтендөнья студент спорт уеннарында катнашу.
Германиянең «Avantgarde» коммуникация төркеме Татарстанның чит илләрдә танылуын һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга тәкъдим итә. Бүген ТР Хөкүмәте йортында компания җитәкчелегенең республика Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашуы вакытында хезмәттәшлекнең ихтимал перспективалары хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International