ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2011 ел
пәнҗешәмбе

“Казан” Халыкара аэропортында “Татарстан” авиакомпаниясе һәм «Lufthansa Technik» компаниясе пассажир очкычларына техник хезмәт күрсәтү ангары төзиячәк.


10
август, 2011 ел
чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Bulgarian Aviation Group" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу барышында яклар “Казан” Халыкара аэропортын төзекләндерү мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Татарстанның зур шәһәрләрендә асылмалы элемтә линияләрен җир асты кабель линияләренә алыштыру эшләренең барышы турында” брифинг булды.

Бүген “ТАНЕКО” ААҖндә беренче комплексны комплекслы сынау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ведомство башлыгы урынбасары Светлана Радионова җитәкчелегендәге экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт делегациясе, “Транснефть” ААҖнең беренче вице-президенты Юрий Лисин, РФ Энергетика министрлыгының Нефть һәм газ эшкәртү департаменты директоры Петр Дегтярев катнашты.

Соңгы елларда республикада сафка бастырыла торган торак мәйданының 40-50 процентка кадәрге өлешен азкатлы йортлар алып тора. Аларның сизелерлек өлеше тотрыклы сорау тапкан технологияләр буенча төзелгән. Алдагы елларга төп бурыч – азкатлы торак төзелеше күләмен арттырып, аның өлешен 60 процентка җиткерү. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының беренче яртыеллык йомгакларына багышланган коллегия утырышында министр Ирек Фәйзуллин шулай дип белдерде. ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган утырышта сүз быел Татарстанда социаль өлкә һәм сәнәгать объектларын үстерү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру хакында барды.

Бүген РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Татарстан башкаласына сәфәре кысаларында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының личный составы белән киңәшмә үткәрде. Әлеге киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Нургалиев катнашты. Аннары алар Экспертиза-криминалистика үзәге бинасының рәсми ачылышына килде. Югары җитәкчелекне ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногуманов, ТР буенча эчке эшләр министры вазифаларын башкаручы Алексей Селивановский, министрлык җитәкчелеге озатып йөрде.

Бүген РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Казанда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шәхси составы белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстанга эш визиты белән килгән Россия Федерациясе эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев югары технологияләр өлкәсендәге «IT-парк» технопаркында булды. РФ эчке эшләр министрын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән килгән Россия Федерациясе эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев “Булгария” теплоходында һәлак булучыларны искә алды.


9
август, 2011 ел
сишәмбе

Бүген Казанга эшлекле визит белән РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев килде. "Казан" халыкара һава аланында аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча эчке эшләр министры вазифаларын башкаручы Алексей Селивановский, Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Рафаил Гыйльманов каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International