ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2011 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Балык Бистәсе районына сәфәр кылды. Республика башлыгы Күгәрчен авылында Россиядә иң эреләрдән булган ит эшкәртү комплексына беренче таш салу тантанасында катнашты.
Яшәү шартларын яхшырту буенча 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан сугыш ветераннарын тораклы итү максатыннан, Казанда “Шәһәрлеләргә торак” программасы буенча 4 торак йорт төзү хакында карар кабул ителгән иде. Аларның икесе Имәнлек урамында, тагын икесе Завойский һәм Бертуган Касыймовлар урамнарында урнашкан.

3
май, 2011 ел
сишәмбе
Россиянең күп кенә төбәкләрендә автозаправка базарларындагы кискен вәзгыять Татарстанда да җитди борчылу кузгатты. Биредә республика җитәкчелеге кабул иткән чаралар ярдәмендә нефть продуктлары белән тәэмин итүдә кыенлыклар һәм бәяләрнең кинәт үсүе көтелми. Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында республика шәһәрләре һәм районнары белән турыдан-туры видеоконференция режимында узган брифинг шул темага багышланган иде.

30
апрель, 2011 ел
шимбә
Бүген Россиянең Баш санитар табибы Геннадий Онищенко һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллективына яңа җитәкче – Марина Патяшинаны тәкъдим итте. Моңарчы ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика тире-венерология клиник диспансерының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасын башкарды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәскәү базарында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Республика башлыгы ярминкәдән канәгать калды һәм авыл хуҗалыгы продукциясен алга таба да арзан бәягә күпләп сатуны дәвам итәргә күрсәтмә бирде.

29
апрель, 2011 ел
җомга
атарстан җитәкчелеге Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге үсеше белән кызыксына. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казан фәнни үзәге җыелышында белдерде.

Казан фәнни үзәге президиумы эше турындагы доклад белән фәнни үзәк рәисе академик Олег Синяшин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Казан фәнни үзәгенә кергән институт галимнәре Россия һәм чит ил фәнни даирәсендәтанылгшан югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
Быел республикада күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасына кертелгән 999 объектның 901 ендә бүген ремонт эшләре бара. Соңгы ике атнада ремонт башланган йортлар саны 74 кә арткан. Планга кертелгән йортларның барысы буенча да Дәүләт торак инспекциясендә подряд килешүләре төзелеп, теркәлү үткән. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә яңгырады. Капиталь ремонт программасының үтәлеше анда күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе булды.
“Бәләкәч” программасын гамәлгә ашыру быел республикада 3 яшьтән зуррак балалар өчен бакчаларда өстәмә 11 мең 295 урын булдырырга ярдәм итәчәк. Аны гамәлгә ашыру өчен яңа объектларны төзү-монтажлау һәм гамәлдәгеләрен капиталь төзекләндерү өчен 650 млн. сум займ бирелгән.

28
апрель, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Казанда “Закон территориясе” республика конкурсына тантаналы рәвештә йомгак ясалды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров, Татарстан дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногъманов, республиканың министрлык һәм ведомсвто җитәкчеләре катнашты.
Бүген Казанда “ТАИФ” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International