ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2011 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бакуда Гейдар Алиев исемендәге Фондта булды. Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы башлыгы Әзербайҗан башкаласы Бакуга эш сәфәре белән килде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әзербәйҗанда эш сәфәрендә. Кичә кич ТР Президенты утырган очкыч Бакуның Гейдар Алиев исемендәге халыкара аэропортына килде. Татарстан башлыгын Әзербәйҗан Республикасы икътисади үсеш министры Шахин Мостафаев, РФ Әзербәйҗандагы Илчесе Владимир Дорохин, Татарстанның Әзербәйҗандагы Даими вәкиле Наил Зарипов һ.б. каршылады.

1
март, 2011 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ирекле Саксония дәүләтенә эшлекле визиты барышында Россия һәм Германия төбәкләренең алдагы хезмәттәшлеге турында берничә документ имзаланды.
“Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил институты эшчәнлеге дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшендәге кимчелекләрне ачыкларга һәм бетерергә мөмкинлек бирә”, - дип белдерде бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов ТР Кеше хокуклары буенча вәкил карамагындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышы барышында. Әлеге утырышта шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан-Саксония хезмәттәшлеге үзара ярдәм итешүнең яхшы үрнәге булып тора, Россия һәм Германия арасындагы мөнәсәбәтләрне киңәйтүгә лаеклы өлеш кертә. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лейпциг ярминкәсе территориясендә оештырылган машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү мәсьәләләре буенча «Z/ Intec 2011» күргәзмә-ярминкәсе ачылышының рәсми өлешендә ясаган чыгышында әнә шулай дип белдерде.

28
февраль, 2011 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстанның Баулы муниципаль районы советы утырышында Баулы районының 2010 елдагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясалды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Россия төбәкләрендә гражданнарның универсаль электрон картасын файдалану өчен инфраструктура төзелергә тиеш. РФ Президенты Дмитрий Медведев бу хакта бүген Модернизация һәм икътисадның технологик үсеше буенча комиссия утырышында белдерде. Ул Универсаль электрон карта эшләү һәм кулланылышка кертү мәсьәләсенә багышланган иде. Мәскәүдә узган бу утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Баулы районына эш сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен төзелгән 24 фатирлы торак йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, Татарстан ягыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов катнашты.

26
февраль, 2011 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International