ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2011 ел
җомга
Бүген Россия табигый ресурслар һәм экология министры Юрий Трутнев Казанга рәсми визит белән килде. Иртән ТР Хөкүмәте йортында аның җитәкчелегендә һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә 2013 елгы Универсиадага әзерлекне экология ягыннан тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды.
Бүген Россия табигый ресурслар һәм экология министры Юрий Трутнев Казанда киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

24
февраль, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Узган ел республикада производстволарда 105 кешенең гомере өзелгән. Эш урыннарында бәхетсезлек очракларына юлыгып һәлак булучыларның күбесе төзелештә күзәтелгән. “Моның сәбәпләрен җентекләп ачыклап, аннан сабак алып һәм төпле нәтиҗәләр ясап, алга таба мондый бәхетсезлекләргә юл куярга ярамый”. Бүген Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең коллегия утырышында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Коллегия утырышы “2010 елда энергетика һәм сәнәгать иминлегенең торышы һәм аны күтәрү буенча 2011 елга бурычлар” дигән темага багышланган иде.
Бүген Казанда ТР судьяларының ике көнлек VII хисап-сайлау конференциясе башланды. Форумны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

23
февраль, 2011 ел
чәршәмбе
“Электрон Хөкүмәт” системасын үстерү буенча Татарстан тәҗрибәсе хакында бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә алар белән булган очрашу вакытында сөйләде.

22
февраль, 2011 ел
сишәмбе
“2011-2013 елларга Татарстан Республикасы яшьләрен патриотик тәрбияләү” Республика комплекслы программасы якын арада кабул ителергә тора.

Әлегә рәсми кабул ителмәсә дә, ул программа хәзердән үк гамәлдә, чөнки республика министрлыкларына салынган акчалар шушы программада өлешчә кулланылырга тиеш дип каралган. Мәсәлән, патриотик үзәкләр ачу, хәрби-патриотик лагерьларда яшьләрне походка алып бару (быел Кама Аланында 1,5 мең кешелек лагерь оештыру күздә тотыла) кебек төрле чараларга балаларны, яшьләрне ял иттерү-сәламәтләндерү һәм мәшгульлек программасында акча каралган, ә инде хәзер, барлык министрлыклар һәм ведомстволар белән килештергәннән соң, ТР Финанслар министрлыгына имзалау-килештерүгә тапшырылган программаны ел саен 10 млн. сум тирәсе күләмдә өстәмә финанслау кирәк булачак. Шушы 10 млн. сум патриотик тәрбия бирү өлкәсе өчен кадрлар әзерләүгә, ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты белән берлектә “Россия патриотларын үстерәбез” республика конкурсын уздыруга һәм егетләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә юнәлдерелгән күп санлы чараларга тотылыр дип планлаштырыла.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.

Республика башлыгы “Патриот” хәрби-патриотик үзәген ачуда катнашты. Аннары ТР Президенты катнашында Түбән Кама районы Советы һәм Түбән Кама шәһәре Советы сессияләре утырышы узды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эшлекле сәфәр кыла.

Республика башлыгының шәһәргә визиты хәрби-патриотик юнәлештәге бөтен комплексны үз эченә алган “Патриот” хәрби-патриотик үзәген ачу тантанасыннан башланды. Элеккеге мәктәпнең төзекләндерелгән бинасында хәрби комиссариат, РОСТО мәктәбе, спорт комплексы, ветераннар һәм Хәрби-диңгез флоты советлары, Десантчылар берлеге, шәһәр Сугышчан дан музее һәм эзтабарлар отрядлары урнашкан.
Татарстан Американың «American Axle» компаниясе белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерә.

Бүген Татарстан Премьер-министры Ильдар Халиков Хөкүмәт йортында АКШның эшлекле даирәләре делегациясе белән очрашты. Очрашуда «American Axle» компаниясенең бизнесны үстерү буенча директоры Стив Грегерсон, «AZ Enterprise L.L.C.» компаниясе президенты Алекс Гагускин һәм башкалар катнашты.

21
февраль, 2011 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның структур подразделениеләренең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгарылды, быелга бурычлар турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International