Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль норматив хокук актлары регистрын формалаштыруга һәм Татарстан Республикасы норматив хокук актларының бердәм банкын алып баруга аеруча зур игътибар бирергә тәкъдим итте. Ул бу турыда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2009 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2010 елга куелган бурычларына багышланган коллегия утырышында белдерде.
Бүген “Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” (ЦИТ РТ) дәүләт учреждениесенең генераль директоры Николай Никифоров үз ведомствосының 2008-2009 елларда башкарган эше нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә “Электрон Татарстан (2008-2010 еллар)” республика максатчан программасын тормышка ашыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Россия Хөкүмәте аппаратының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә департаменты директоры Константин Носков һәм башкалар катнашты.
2009 елда Татарстан Республикасында бала туу турында 47143 акт теркәлгән, бу 2008 ел белән чагыштырганда 5 процентка артык. Теркәлгән үлүләр саны – 48073, узган ел белән чагыштырганда әлеге сан 2,4 процентка ким.
Бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсе (ЗАГС)коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.