Татарстан Республикасы Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге инвестицион проектын тормышка ашыру белән кызыксына. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов проектны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмә эшендә Россия транспорт министры урынбасары Андрей Недосеков, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов һ.б. катнашты.
Бүген Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында 2009 елда Татарстан Республикасы эчке эшләр органнарының оператив-хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Әсгать Сәфәров, шулай ук башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткәрелгән брифингта 2010 елның октябрендә Татарстан Республикасында Бөтенроссия халык санын алу (ВПН) үткәрелү турында журналистларга Татарстан Республикасы Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов сөйләде.
Ул илдә халык санын алу 14 октябрьдән алып 25 октябрьгә кадәр (“2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны оештыру турында” 2009 ел, 23 нче июль, 1074 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары) үткәреләчәген искәртте.