Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Советның кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләсе каралган утырышында катнашты. Совет утырышын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота үткәрде.
Кичә, 16 нчы сентябрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Наноторбалы углерод материалларын файдалану юлы белән сәнәгый нанотехнологияләр булдыру” проектын эшләүнең барышы турында киңәшмә үткәрде.
Россия Хөкүмәте рәисе Владимир Путин җитәкчелегендәге Тышкы икътисади банкның Күзәтчелек советы кичә, 15 нче сентябрь көнне, Менделеевскида (Татарстан Республикасы) аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча комплекс төзелеше проектына 350 млн. долларга кадәр акча бирүне хуплады. Бу турыда бүген журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.