Татарстан Республикасы мәгариф системасына инновация икътисадын формалаштыра торган мөһим фактор буларак карый. Бу турыда бүген мәгариф хезмәткәрләренең традицион республика август конференциясендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасында узган традицион август конференциясендә мәгариф өлкәсендәге әһәмиятле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
“Сыйфатлы белем бирү – Татарстан Республикасының конкурентлыкка сәләтле булу нигезе” дигән конференциянең (ул Лаеш муниципаль районында узды) пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко катнашты.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән республиканың Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай муниципаль районнарында йөри. Мәсәлән, Чистайда Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы планлаштырылган капиталь ремонт ясала торган торак йортларны карап чыкты.
2008 елның ахырына кадәр Татарстан Республикасында “Югары технологияләр өлкәсендәге парк” төзелешенә федераль һәм республика бюджетыннан тулаем алганда 2,6 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Бу турыда бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында Татарстандагы кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең өстәмә чаралары турындагы брифингта Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте.
2009 елның 1 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә хезмәткә түләүнең тармак системасы кертелә. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмә, республиканың барлык муниципаль районнарын кушып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Ул хезмәткә түләүнең тармак системасына күчү мәсьәләләренә багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә кече эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов, “Татарстан Республикасының дәүләт заказы буенча агентлыгы” дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Яков Геллер һәм башкалар катнашты.
Быел Татарстан Республикасында, бөртекле ашлыктан рекордлы уңыш алу өчен, бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.