Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлавы.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов МГИМОның халыкара-хокук факультеты деканы Никита Молчаков һәм МГИМОның Цифрлы икътисад һәм финанс инновацияләре үзәге директоры Элина Сидоренко белән очрашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт районы Советының хисап сессиясендә катнашты. 2023 елның социаль-икътисадый нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук агымдагы елга планнар билгеләделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районында булды, анда ил Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында гаилә тормышының алтын юбилярларын – Драгуновлар һәм Софроновлар гаиләләрен котлады, шулай ук район Советының хисап утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле утырышында катнашты.
Киң вәкиллекле утырыш Казанда В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы мәйданчыгында (Копылов урамы, 2а) узды. Чара башланганчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм аларны озата йөрүче затлар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карадылар, анда аларга берничә проект тәкъдим ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан муниципаль районнары рейтингының нинди критерийлар буенча төзелүе турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанда торак төзелеше программаларының ничек тормышка ашырылуы, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Нурлат районы Советының 2023 ел йомгакларына һәм быелгы бурычларга багышланган утырышында катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Нурлат районында булды. Визитының төп максаты - 2023 ел йомгаклары буенча йомгаклау сессиясендә катнашу.
Иннополисның «АртСпейс» мәдәният үзәгендә 2023 елда Иннополис шәһәре Советының хисап утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы һәм прокуроры Марат Зыятдинов һәм Василий Егоров, шәһәр Советы депутатлары һәм Иннополис халкы катнашты.