ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Россиянең  Куркынычсызлык Советы секретаре С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – “Туполев” ГАҖ филиалы цехларында булдылар.

Кунакларны ТР Премьер-министры Алексей Песошин , ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Туполев” ГАҖ генераль директоры Александр Конюхов, “Туполев” ГАҖ генераль директорының беренче урынбасары - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры Николай Савицких озата йөрде.

Халыкара терроризм һәм экстремизм бөтен дәүләтләргә яный, шул исәптән безнең күп милләтле илебезгә дә, ә бу Татарстан Республикасына да дигән сүз. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә узган күчмә киңәшмәдә белдерде. Киңәшмә терроризм һәм законсыз миграциягә каршы тору мәсьәләсенә багышланган. 

Татарстан башкаласы тугызынчы тапкыр Россиянең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмалары илләренең Халыкара икътисад саммитын кабул итәчәк. Быел саммитка кунаклар ике тапкыр күбрәк киләчәк дип көтелә, бу көнгә 2017 катнашучы теркәлгән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Корея Республикасы Татарстан өчен, һәм гомумән  Россия өчен стратегик партнёр булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “KCC Corporation” (Корея) компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте.

Бүген Татарстанга эш визиты белән Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килделәр. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ford Motor Company җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия-Россия дуслыгы оешмасы делегациясе белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең узган елның май аенда Австриядә эш сәфәрендә булганын искәртте. Анда шул исәптән Австрия-Россия дуслыгы оешмасы җитәкчелеге белән дә очрашу булды. 


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яңа Татар бистәсе территориясен үстерү һәм “Казан икътисад районы” проектын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте.

2017 елның 16 маенда Казанда Россия Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Федерациясе Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның уртак киңәшмәсе узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «BFFT.space» архитектура-белем бирү киңлеге - яшьләр фәнни-техник иҗаты үзәгендә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International