ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Казандагы БРИКС саммитының дөньякүләм кызыксынуга ничек тәэсир итәчәге, интернет-һөҗүмнәрдән ничек сакланулары, Татарстан Рәисе кем белән очрашуы һәм ни өчен чәкчәкнең бөтен дөнья игътибарын җәлеп итүе турында фикер алыштылар.

Брифинг видеоконференцэлемтә режимында республиканың муниципаль районнарында трансляцияләнде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Монголия Президенты Администрациясе җитәкчесе Гомбожавын Занданшатар белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртәбез, Монголия делегациясе Татарстанда Россия Федерациясенә эш сәфәренә һәм БРИКС саммитында (2024 елның 22-26 октябре) катнашу кысаларында килде.


23
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Вьетнам Премьер-министры Фам Минь Тинь килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Казанга Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.


22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Венесуэла Президенты Николас Мадуро килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Иран Ислам Республикасы Президенты Мәсуд Пезешкиан килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.


20
октябрь, 2024 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның Әтиләр көне белән котлавы.


19
октябрь, 2024 ел
шимбә

Бүген Казанга Яңа үсеш банкы президенты Дилма Роуссефф ханым килде.

Дилма Роуссефф БРИКСНЫҢ 16 нчы саммиты чараларында катнашачак.

Татарстан кырларында соң культураларны җыю дәвам итә. 212 мең га көнбагыш мәйданының 51,4 мең га яисә 24 %ын суктырасы бар. 50 мең гектардан 30,5 мең гектарда ашлык кукурузы җыясы кала, бу планнан 61% тәшкил итә, яшелчәләр – 110 га яисә планнан 6%.

Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында эшләр 13 муниципаль берәмлектә 749 йортның 130ында алып барыла. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр 98%ка үтәлгән. Шул ук вакытта 619 йортта капиталь ремонт тәмамланган, шул исәптән соңгы ярты айда - 10 муниципалитетта 69 объект.

Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International