ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген 2016 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләрен ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында билгеләде.

Коллегия утырышында Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФАнең Казан Фәнни үзгенең А.Е. Арбузов ис. Органик һәм физик химия институты базасындагы яңа халыкара нейрохимия һәм фармакология фәнни-инновацион үзәгендә булды.

Анда шулай ук Федераль фәнни оешмалар агентлыгы җитәкчесе Михаил Котюков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФАнең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов һәм башкалар да булды. 

Бүген, Россия фәне көнне алдыннан, Казанда яшь галимнәр һәм белгечләр өчен төзелгән торак йорт ачылды.

Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Фәнни оешмалар федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Котюков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкзүм Сәлахов, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин һ.б катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов статс-секретарь - РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре буенча һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Наталья Паршикова төбәктә спорт тармагын үстерү мәсьәләләре, 2017 елда Казанда узачак Конфедерация Кубогы матчларына әзерләнү һәм оештуры мәсьәләсе турында сөйләштеләр. 

«Сәламәтлек саклау  – көн кадагындагы тема, ул барыбызны да борчый», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә.

Коллегия 2015 елда сәламәтлек саклау тармагындагы эш йомгакларына һәм 2016 елдагы бурычларга багышланды.

Чара Идел буе физкультура һәм спорт дәүләт академиясендә узды (Казан).

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе эшендә катнашты, коллегия 2015 елда сәламәтлек саклау тармагындагы эш йомгакларына һәм 2016 елдагы бурычларга багышланды.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыгыш ясады.


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстанда ел дәвамында 800дән артык зур ярышлар уздырыла. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР Премьер-министры  Илдар Халиков хәбәр итте.

Утырышта Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якупов һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Ирада Әюпова катнаштылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм "Касперский лабораториясе" АҖ генераль директоры Евгений Касперский белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлыштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ,ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп билгеләгәнчә, республикада мәгълүматлаштыру технологияләре тармагына гадәттәгечә җитди игътибар бирелә. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең йомгак коллегиясендә автомобильләргә ягулык салу буенча эре су объектларыннан ерак урнашкан станцияләрендә суднолар ягулыгын сатуны чикләргә тәкъдим итте. 

Чара «Корстон» КСККда узды, анда шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы – РФ баш дәүләт санитар табибы Анна Попова, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International