ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Статистика хезмәткәрләре көне белән тармак хезмәткәрләрен һәм  ветераннарын котлады. "Хөрмәтле статистика хезмәткәрләре һәм ветераннары! Чын күңелдән сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм! - диелгән котлау текстында. - Дәүләт статистикасы олы юл үтте, җәмгыятьнең икътисадый һәм социаль тормышындагы процесслар күренешләрне өйрәнүдә зур тәҗрибә туплады"

24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнехановның Берләшкән милләтләр Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) генераль директоры Грациано Силва белән очрашты. чрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Яклар оешма вәкаләтләре кысаларында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

Бүген Казан федераль университетында Татарстан Республикасы Президенты каршында кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча совет утырышы узды. Бу чарада ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашты.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләрен укыту системасын камилләштерү мәсьәләләре утырышның төп темасы булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов FISE (International Festival of Extreme Sports) экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестиваль оештыручылары белән очрашты. Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды. Татарстан Республикасы ягыннан чарада ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов,  “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыров катнаштылар.

Татарстанда мелиорация техникасы җитештерү буенча предприятие төзелергә мөмкин. Бүген бу хакта Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" күргәзмәсен караганнан соң, журналистларның сорауларына җавап биргәндә, белдерде.

Бүген Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты басуында «Идел буенда Халыкара басу көннәре» технологик күргәзмәсе ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Игенчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Пётр Чекмарев, Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) башкарма директоры Петр Грокус, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика муниципаль районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы компанияләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Банк ВТБ» ААҖнең региональ челтәре департаменты җитәкчесе – өлкән вице-президенты Зентаи Чаба Ласлович белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды,анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Россия Банкының Идел-Нократ ДУ башлыгы урынбасары – Татарстан Милли банкы идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.


23
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасындагы 3М компаниясе заводында булды. Аны Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия буенча «Бритиш Петролеум» (BP) компаниясе президенты Дэвид Кэмпбелл белән очраштыОчрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнаштылар. Яклар Татарстан Республикасы  һәм BP компаниясенең Россиядәге бүлекчәсе арасында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 
Быел 5 айда Татарстанда “финанс пирамидалары”на кагылышлы 12 җинаять эше кузгатылган. Эчке эшләр органнарына зыян күрүчеләрдән 2 меңләп гариза килгән, гомуми зыян күләме 800 миллион сумнан артып киткән. Судка җинаять эшләренең 1 се җибәрелгән, 2 кеше җәзага тартылган.
Бу хакта бүген ЭЭМның ТР буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы эшчәнлек идарәсе җитәчесе Илдар Сафиуллин ТР Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International