Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Halcyon Gallery сәнгать галереясе (Англия) президенты Пол Грин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм башкалар катнашты.
Хәзерге тышкы сәяси вәзгыять шартларында Россия технологияләре һәм фәненә ярдәм итү – милли куркынычсызлык мәсьәләсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде. Икътисадый совет утырышы Татарстан Республикасының фәнни-техник һәм инновацион сәясәтенә багышланган иде.
2015 елның 22 июненә Татарстан Республикасында 932 мең кв.м. торак (еллык заданиенең 38,8 %ы). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы Бакудагы беренче Европа уеннарында метрлы трамплиннан суга сикерүләрдә алтын медаль яулауга бәйле рәвештә Татарстан спортчысы Никита Шлейхерга һәм югары категорияле тренер-мөгаллим Павел Муякинга котлау телеграммасы җибәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш «Гамәл кылырга вакыт: уртак көчебез белән – тотрыклылыкка һәм үсешкә» девизы астында узды.
Утырышта нотык белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.
Россия инвесторлар өчен, салым йөкләнешен арттырмыйча, максималь ирекле, алдан исәп тотарлык һәм ачык шартлар тудырачак, дип белдерде Владимир Путин.
Бүген 16 нчы Су спорт төрләре дөнья чемпионаты кысаларында Россия Coca-Cola (BonAqua бренды) компаниясе белән «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» КБАО арасында партнерлык турындагы килешү имзалау тантанасы Петербург халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Coca-Cola HBC Eurasia компаниясе генераль директоры Стефанос Вафеидис, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» КБАО генераль директоры Азат Кадыйров катнашты.