Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Хөкүмәте, республика министрлыклары һәм ведомстволары әгъзалары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Казандагы Генераль консулы Ференц Контра белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты һәм язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов һәм башкалар озата йөрде.
Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әлки, Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарына эш сәфәре белән барды.
Татарстан Республикасы Иминлек советының чираттагы утырышын бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш Казан Кремлендә үтте, анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнаштылар.
Бүген Казан Кремлендә 2015 елгы Россия чемпионнары «Динамо-Казан» һәм «Зенит-Казан» волейбол командаларын котладылар. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Искәртәбез, быел Казан «Зенит»ы җиденче мәртәбә Россия чемпионы булды. Ирләр командасыннан соң Татарстан башкаласы хатын-кызлары волейбол командасы да алтын медальләр яуладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Искәртәбез, бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле, Буа һәм Кама Тамагы муниципаль районнарына эш сәфәре кыла, анда ул язгы кыр эшләренең барышы белән таныша.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм башкалар озата йөри.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле районында булып, язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков озатуында Рөстәм Миңнеханов язгы чәчү эшләре барган хуҗалыкларның кырларын вертолеттан карап үтте. Аннары Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле районы хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, язгы кыр эшләре барышы турында мәгълүматны тыңлады, район авыл җирлекләре активы вәкилләре сорауларына җавап бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Прокуратурасы хезмәткәрләре арасында «Кызыл ромашка» иҗат конкурсы гала-концертында булды. Чара Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, концерт Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.