Татарстан авыл хуҗалыгы районнарының республиканың эре шәһәрләрендә азык-төлек продукциясе ярминкәләрен уздырулары Казан һәм Чаллы халкына сизелерлек файда китерә. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узучы гадәти атналык киңәшмәдә белдерде.
Төрле мәдәниятләр һәм милләтләр вәкилләре тату яшәүче һәм үсә баручы регион буларак, Татарстанның тәҗрибәсе Евразия интеграциясе процессларында катнашучылар өчен кызыклы булырга мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Казан форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда шундый фикер әйтте. Форум эшендә шулай ук Россотрудничество җитәкчесе Констатин Косачев, Камбоджа вице-премьеры Сок Ан, Камчатка крае Губернаторы Владимир Илюхин, Федерация Советының конституциячел законнар һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе Андрей Клишас, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Корольлеге Премьер-министрының урынбасары Сок Ан әфәнде белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Искәртик, Камбоджа Корольлеге делегациясе Казанга «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» форумына катнашу өчен килде. Делегация составында – Камбоджа Корольлеге Хөкүмәте, берничә министрлыклары вәкилләре.