ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ ндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика икътисадының стратегик үсешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Татарстан җитәкчелеге «Иокогава электрик» компаниясе белән хезмәттәшлектән канәгать һәм киләчәктә хезмәттәшлекне киңәйтергә өметләнә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Yokogawa Electric Corporation президенты- генераль директоры Токаши Нишиджима белән очрашуда хәбәр итте.

Бүген, Өлкәннәр көнендә, Казанда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте ветераннарына хөрмәт күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2014 елның сигез аенда бюджетны үтәү нәтиҗәләре каралды һәм октябрь аена, агымдагы елның дүртенче кварталына бюджет расланды.


30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Казакъстанның Кызыл Урда һәм Атырау өлкәләре белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде. Килешүләргә бүген Россия белән Казахстанның XI региональара хезмәттәшлек форумы кысаларында Атырау шәһәрендә имза салынды. Документларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Татарстан һәм Чехия берничә әһәмиятле килешүне имзаладылар. Бу хакта бүген журналистларга, Татарстан Президенты җитәкчелегендәге ТР делегациясенең Чехия Республикасында булган эшлекле очрашуына нәтиҗә ясауга багышланган брифингта, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр итте.

Бүген Казахстанга эш визиты һәм XI Казахстан һәм Россиянең Региональара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Атырау шәһәрендә Актүбә өлкәсе хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән очрашты. Очрашуда «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм «ТАИФ» директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев катнаштылар.


29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Забайкалье крае Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе, Чита җәмыгъ мәчете имам хатыйбы Ришат Сәйдәшев белән очрашты.

«Алабуга» махсус икътисадый зонасының Күзәтү советы МИЗ резиденты булырга теләгән ике компания проектын хуплады. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган Күзәтү советы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Бүген Казанның "Гранд Отель" кунакханәсендә Россия Федерациясе Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман рәислегендә федераль закон үтәлеше өстеннән прокурор күзәтчелеген камилләштерү проблемалары буенча бөтенроссия киңәшмәсе ачылды. Аның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Генераль прокурор урынбасары Сергей Зайцев, федераль закон үтәлеше өстеннән күзәтчелек буенча Баш идарә башлыгы Анатолий Паламарчук, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков катнашты. Чарада катнашу өчен Россия төбәкләре прокуратураларының федераль закон үтәлеше өстеннән күзәтчелек итү идарәләре башлыклары һәм аларның урынбасарлары – барлыгы 125 кеше килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International