Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы Бөгелмә районында традицион республика нефть саммитында катнаша. Саммит эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, республика министрлыклары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, нефть тармагы белгечләре катнаша.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 19 июль көнне, XV су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылу тантанасында катнашты. Чара Барселона шәһәрендә (Испания) "Сан-Жорди" (Palau Sant Jordi) спорт сараенда узды. Исегезгә төшерик, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Каталония провинциясенең башкаласында 2013 елның 19 июленнән 4 августына кадәр уза. Ярышларда 2500 спортчы катнаша. Тамашачылар аудиториясе бөтен дөнья буенча 520 млн. кеше тәшкил итәчәк. Быел су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты тарихында беренче мәртәбә программасына 27 метрлы вышкадан High Diving исемле суга сикерү кертелде. 2013 елгы дөнья чемпионатының рәсми символы - Чоп исемле су тамчысы.
Берничә массакүләм мәгълүмат чарасында "Нижнекамскнефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин отставкага китүе турында чыккан комментарийларга карата түбәндәгеләрне белдерәм.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Барселонада 22@ инновацион районында булды. Инновацион район Сан Марти районындагы элеккеге “Побленоу” сәнәгать зонасында урнашкан. максаты - “Побленоу”ны Барселонаның технологик һәм инновацион районына әверелдерү, шулай ук торак һәм ял итү корылмалары санын арттыру. Район әлегә кадәр үсеш процессында. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Барселонада 22@ инновацион районында булды. Инновацион район Сан Марти районындагы элеккеге “Побленоу” сәнәгать зонасында урнашкан. максаты - “Побленоу”ны Барселонаның технологик һәм инновацион районына әверелдерү, шулай ук торак һәм ял итү корылмалары санын арттыру. Район әлегә кадәр үсеш процессында. 22@ проектының кыскача презентациясе белән Барселонаның элеккеге архитекторы Хосе Асебильо чыгыш ясады, ул аны төзүдә турыдан-туры катнашкан.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Барселонада “Франк зонасы” логистик һәм индустриаль зонасында булды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов хәзер ике көнлек эш визиты белән Барселонада (Испания) (2013 елның 18-19 июле). “Франк зонасы” Барселонаның Сантс-Монтжуик районында урнашкан. Янәшәдә генә Каталония провинциясенең төп юл артериясе С-31 шоссесы уза. Әлеге логистик зонаның үзенчәлеге - Барселона порты белән Барселона аэропорты арасында урнашуында.. “Франк зонасы” белән танышу барышында Рөстәм Миңнехановка шулай ук парк Mercabarna Барселона агросәнәгать паркын да күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ике көнлек эш визиты белән (2013 елның 18-19 июлендә) Барселонага (Испания) килде. Барселонада булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов кайбер инновацион объектларда, логистик паркларда, башка инфраструктур мәйданчыкларда булачак. Аерым алганда, “Франк зонасы” логистик һәм индустриаль зонасы белән танышу, “Mercabarna” Барселона агросәнәгать паркын карап чыгу, “ZAL” Барселона порты интермодаль логистик үзәгендә, “22@” Барселона инновацион районында булу планлаштырыла.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте акдемиясенең икенче кампусы бүген Казаннан ерак түгел ачылды. "Казан" тау чаңгысы комплексы базасында кампус ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашты.