ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ягу сезонына тәэмин итүчеләр алдында булган бурычларны хәл итәргә кушты. Бүген торак-коммуналь хуҗалыгы буенча традицион киңәшмәдә торак фондын 2013/2014 еллар ягу чорына әзерләү барышы турында сөйләштеләр. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 11 нче июльдә министрлыкта ягу чорына әзерлек буенча үткән видеоконференциядә муниципаль берәмлекләргә торак фондын 2013/2014 еллар ягу чорына әзерләү барышы турында мәгълүматны “Торак фонды мониторингы” мәгълүмат-аналитика системасына кертү йөкләнде.

Бүгенге торак-коммуналь хуҗалыгы буенча традицион киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов оештыручыларга, республика халкына, Казанда Универсиаданы оештырырга һәм уздырырга ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт сүзләреннән башлады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, вакыйгага җаваплы караган оешкан команда һәм халык ярдәме белән Казанда Универсиада узды, барлык планлаштырылган нәрсәләр чынга ашты. Республика Президенты хәбәр иткәнчә, Универсиада 2013 оештыруда актив катнашканнарны бүләкләү чаралары уйланылачак.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия, Украина һәм Белоруссиядә "Кока-Кола" компаниясенең президенты Зоран Вучинич белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортындагы очрашуда ТР Президентының икъдисадый мәсьәләләр буенча Айрат Хәйруллин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Азат Шәрәпов катнаштылар.

Бүген Казанда Kazan Arena стадионында студентларның XXVII Бөтендөнья уеннарының ябылу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, FISU президенты Клод-Луи Гальен, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

17
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике яклы очрашуда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада нәтиҗәләрен йомгакладылар. Очрашу Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанга эш визиты кысаларында Татарстан башкаласының метрополитенын карады. Россия Премьер-министрын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич озата бардылар.

Универсиадада чыгыш ясаган Россия җыелма командасы спортчылары белән бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев очрашты. Очрашу Универсиада авылында узды. Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия спорт министры Виталий Мутко озатып йөрде.

Казан шәһәрендәге 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасы волонтерлары белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев очрашты. Очрашу Уеннарның Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды, Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия спорт министры Виталий Мутко, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков Казанда Россия Федерациясенең энергетика министры урынбасары Андрей Черезов белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Краснодар төбәге Хөкүмәте әгъзалары, Россиядәге “Сетевая компания”ләрнең вәкилләре катнашты.

16
июль, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанга эш визиты белән килде. Килүгә үк Россия Федерациясе Премьер-министры Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия спорт министры Виталий Мутко озата баруында Волейбол үзәгенә юнәлде, анда ул Универсиаданың ирләр волейбол турниры финалын карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International