ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Спорт тапшырулары” автономияле коммерцияле булмаган оешманың (АКО) Татарстан хезмәткәрләренә квалификацияләрен күтәрү һәм телевидение җиһазлары белән эшләүгә рөхсәт таныклыклары тапшырды. Бу тантанада шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов һәм “Спорт тапшырулары” АКО генераль директоры Василий Кикнадзе катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Энгель Фәттаховны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы итеп билгеләү турындагы Указны имзалады.


14
июль, 2013 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясенең Куркынычсызлык Советы секретаре Николай Патрушев Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгында булдылар.

Бүген Казанда ВТБ Бердәм Лигасы чемпионаты буенча җирәбә салу узды. Чарада Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе, ВТБ Бердәм Лигасы президенты Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ВТБ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Василий Титов катнаштылар. Вакыйга урыныннан Интернет челтәрендә туры трансляция булды.

Бүген Казанга эшекле визит белән Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов килде. "Казан" халыкара аэропортында Сергей Ивановны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. Килеп җитүгә кунак Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казан Ратушасына юл тотты, анда ВТБ Бердәм Лигасы Советының утырышы узды (исегезгә төшерәбез, Сергей Иванов - ВТБ Бердәм Лигасы Президенты).

“Без студентлар спорты дөньяда үзенең лаеклы урын алуын телибез. Чөнки бүген без студентлар спортының ролен бәяләп бетермибез әле. Безнең университетларның башка юлы юк, яшьләр төрле нәрсәләр белән кызыксыналар, ә спорт бит ул кешеләрне берләштерә.Татарстанда һәм Россиядә – Россия спорт студентлар берлеге аша – студентлар спорты һәрчак лаеклы урында булачак”, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ”Университет һәм Олимпия спорты: ике модель – бер максат?” FISU фәнни конференциясен ачканда. Конференция бүген Универсиада авылы территориясендә Халыкара мәгълүмат үзәгендә ачылды. Исегезгә төшерәбез, FISUның мондый конференцияләре гадәттә Бөтендөнья җәйге универсиадасы кысаларында 1990 елдан башлап ике ел саен уздырыла. Казанда конференция 2013 елның 14 июленнән алып 17 июленә кадәр узачак. Конференцияне ачуда Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Галльен, статс-секретарь, Россия спорты министры урынбасары Наталья Паршикова, FISUның беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы (РССС) Олег Матыцин, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев һәм башка рәсми затлар катнашты.


13
июль, 2013 ел
шимбә
Бүген Казанда татар халкының милли бәйрәме Сабан туе уза. Ул Мирный бистәсендәге Каенлыкта гөрли һәм Мәдәни Универсиада программасының бер пунктын тәшкил итә. РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары, Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков, FISU президенты Клод-Луи Галльен, РФ Спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар – бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды. Сабан бәйрәме кунаклары арасында Универсиадада катнашучылар да бар: Сабан туена барлык спорт делегацияләре вәкилләре чакырылган. Алар һәммәсе дә республикада яшәүче халыкларның көнкүреше, гореф- гадәтләре белән танышты.

12
июль, 2013 ел
җомга
Бүген Зөя утрау-шәһәренең тарихи комплексы тагын бер уникаль объект – Россия императоры Павел I катерының төгәл күчермәсе белән тулыландырылды. Аның тантаналы ачылышында Татарстн Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясе Президенты Киңәшчесе Игорь Левитин катнашты.

Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы узучы Казанда, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия җыелма командасы әгъзалары белән очрашты. Очрашу Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә (Урта Кабан күле) узды, монда ирекле көрәш, җиңел атлетика, фехтование, йөзү, авыр атлетика, билбаулы көрәш ярышларында җиңүчеләр һәм 2013 җәйге Унивесиадасы призерлары катнашты. Владимир Путин җиңүчеләрне һәм призерларны котлады һәм киләчәктә ярышларда катнашучы спортчыларга уңышлар теләде.

Бүген Казанга, Татарстан башкаласына эш визиты белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде. "Казан" халыкара аэропортында ил башлыгын Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алдылар. Владимир Путин эш визитының программасында Казандагы җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән спорт инфраструктурасының берничә объектын карау тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International