ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” хоккей клубы уенчылары белән очрашты. Очрашу Казанда хоккей клубы базасында узды, анда “Ак Барс” ХК президенты Шәфәгать Тәһәветдинов , команданың баш тренеры Валерий Белов һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районында эшлекле очрашуда. Очрашу кысаларында ул гаилә фермаларының берсендә булды (Олы Бутырка авылы), шулай ук сөт-товарлыклы фермасы белән танышты (Тау иле авылы).

19
февраль, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 1 мартына кадәр Бердәм Дәүләт имтиханнарын тапшыручы һәм Дәүләт аттестациясен үтүче барлык чыгарылыш укучылары нинди имтиханнар тапшырачакларын хәл итеп бетерергә тиеш. Моның турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Брифинг on-line режимында интернет челтәрендә (www.prav.tatarstan.ru) трансляцияләнде.
9 нчы чыгарылыш сыйныф укучыларына барлыгы 5 имтихан тапшырырга кирәк булачак: 3 төп имтихан (рус теле, математика һәм татар теле) һәм 2 фән сайлау буенча. 11 нче чыгарылыш сыйныфы укучыларына килгәндә, алар өчен төп имтиханнар буларак, рус теле һәм математика санала, ә сайлау буенча тапшырыла торган фәннәрнең саны алар өчен чикләнмәгән.

18
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан җитәкчелеге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә һәм аның киләчәктәге үсешенә өметләнә.Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия – Әмирлек хөкүмәтара комиссиясе утырышы барышында хәбәр итте. Утырыш Әбу-Дабида РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм БГӘ тышкы эшләр министры Абдалла бине Зәйед әл Нахайян рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды -“Яңарыш” фондына нигез салынуга өч ел тула. Фондны булдыру турында ТР Президенты указына 2010 елның 17 февралендә кул куелды. Указ Фондның төп бурычын билгеләде: Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгын саклап калуга, торгызуга, реставрацияләүгә булышлык күрсәтү, "Свияжск утрау-шәһәре" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеен, архитектур-сәнгати яктан торгызу.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең эш сәфәре кысаларында Әбу-Дабида дөньядагы иң зур кораллар күргәзмәләренең берсе IDEX – 2013 экспозициясе белән танышты.
Бүген Әбу – Дабида Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә (БГӘ) эш сәфәре башланды.ТР Президенты БГӘнең тышкы сәүдә министры Шейха Любна Халид әл Касими белән очрашты.Россия делегациясен РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли,очрашуда шулай ук РФнең БГӘ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Андрей Андреев, “Ак Барс Холдинг”ААҖ генераль директоры Иван Егоров,ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

16
февраль, 2013 ел
шимбә

18 февральдә торак – коммуналь хуҗалыкларын үзгәртеп коруга булышлык итү өчен , күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү һәм ЖКХ программасын яңарту программаларына Федераль Фондка акча күчерелү хакында РФ Хөкүмәте Карары имзалану көтелә.Шуннан соң Фонд акчасы хисабына финанс ярдәме РФ субъектларына күчереләчәк.

15
февраль, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X Красноярск икътисади форумының пленар утырышында катнашты.

Форум “Себер” Халыкара эшлекле – күргәзмә үзәк мәйданында уза (2013елның 14-16феврале).Форумның пленар утырышы кысаларында “Россия: үзгәрешләр картасы” темасына төп докладны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев ясады.
Бүген Красноярск шәһәрендә Татарстан Республикасы һәм Красноярск крае арасында сәүдә – икътисади,фәнни – техник һәм хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Красноярск крае губернаторы Лев Кузнецов имзаларын куйдылар.
Килешү имзалануда Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International