ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2012 ел
җомга
Бүген Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурның Changi Airports International компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин һ.б. катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Әниләр көненә багышланган тантаналы кабул итү булды. ТР Дәүләт киңәшчесе, Тарих һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеге” проектында катнашучыларның әниләре белән очрашты.
Бүген Казан IT-паркында Татарстан белән Көнчыгыш Казахстан өлкәсенең инновацион һәм инвестиция потенциалы презентацияләнде. Бизнес-форум ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көнчыгыш Казахстан өлкәсе акиме Бердыбек Сапарбаев җитәкчелегендәге делегация катнашында үтте. Составында Казахстанның эшлекле даирә вәкилләрен, мәдәният әһелләрен һ.б. берләштергән Казахстан делегациясен иң элек Татарстанның инновацион казанышларының берсе булган IT-парк, аның мөмкинлекләре һәм перспективалары белән таныштырдылар.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Утырыш ТР Министрлар Кабинетында үтте, анда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм 2012 нче елның 9 аена бюджетның тормышка ашырылу мәсьәләләре каралды, "Сетевая компания” ААҖ эш этикасы һәм корпоратив тәртип кодексы, шулай ук компаниянең корпоратив секретаре турында кагыйдәләр расланды.
Бүген Казанга аким Бирдебәк Сапарбаев җитәкчелегендә Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе делегациясе килде. Кунакларны “Казан” халыкара аэропортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Италия-Россия Сәүдә Палатасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте, анда шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев, "Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

22
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин үткәргән Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышында кайбер проектларны тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, медицина фәннәре үзәге булдыру һәм медицина кадрлары әзерләү өчен медицина тренажер-стимуляторлар ("Эйдос-медицина”) куллану турында сүз алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе урынбасары Ольга Голодец видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә катнашты. Анда сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча төбәк программаларын гамәлгә кую, шулай ук “Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проектын һәм демографик вәзгыятьне яхшырту буенча чараларны гамәлгә кую нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

21
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФдә Корея Халык-Демократик Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ким Ен Дже белән очрашты.
Бүген очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФдә Литва Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ренатас Норкус белән Россиянең бер төбәге буларак, Тататарстан һәм Литва Республикаларының товар әйләнеше артуы һәм үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International