ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фонды Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев Халыкара Табигатьне Саклау Берлегенең (МСОП) табигый мирасны саклау буенча эксперты һәм консультанты Калев Сеппны кабул итте.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда Төркия Республикасының яңа Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. Сабри Тунч Ангылы үз вазыйфаларына 2012 нче елның 12 нче сентябрендә керешкән. Дипломатик хезмәте вакытында Ангылы Төркия Чит ил эшләре министрлыгында, Тегеранда Төркия илчелегендә, Европа Союзында Төркиянең даими вәкиллегендә эшләгән. Казанга билгеләнгәнче Токиода Төркия Республикасының илчелегендә киңәшче булган.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Тикшерү, модификация һәм төрле физик табигать материалларын алуның плазмалы технологияләре” (“Плазменные технологии исследования, модификации и получения материалов различной физической природы”) халыкара фәнни конференция катнашучылары белән очрашты. Очрашуда Россия фәннәр академиясе вәкил-хәбәрчесе Юрий Михайлов, Калифорния университеты профессоры Альфред Вонг, КМТТУ ректоры Герман Дьяконов, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһәров катнашты.

15
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Таҗикстан Республикасы Генераль консулы Садык Имомов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Основа Телеком” ААҖ Директорлар советы әгъзасы Виталий Юсуфов белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин катнашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Dow Chemical (АКШ) компаниясе вәкилләре белән очрашуында мөмкин булган уртак проектлар турында сүз барды. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте, анда ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, шулай ук республиканың эре нефть химиясе предприятиеләре вәкилләре катнашты.

14
октябрь, 2012 ел
якшәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Осинова бистәсендә торак комплекста, Ореховка бистәсендә мәктәптә һәм “Яңа Тура” технополисында булды. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, ТР Яшел Үзән районы башлыгы Сергей Батин озата барды.

13
октябрь, 2012 ел
шимбә
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Савин районында “Акварена” спорт-сәламәтләндерү комплексында булды. Республика башлыгын вице-премьер Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин озата барды.
Бүген ТР Президенты Казанда Чистай урамындагы социаль ипотека программасы буенча төзелгән торак йортта булды. Республика башлыгын ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин озата барды.
2013 нче елның 1 нче сентябренә кадәр йортларны, мәктәпләрне, ФАПлар һәм авыл клублары төзелеше, 2-контурлы котеллар урнаштыру һәм “Чиста су” программалары буенча барлык эшләр тулы күләмдә тәмамланырга тиеш. Бүген шундый бурычны ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә республика җитәкчелеге куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International