ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2012 ел
шимбә
Бүгенгә ТРда капиталь төзекләндерү эше 4 миллиард 354 миллион сумга башкарылган, бу еллык лимитның 99,66 процентын тәшкил итә. 866 йортта капиталь төзекләндерү эше тәмамланган, алардан 38 муниципаль берәмлектә программада планлаштырылган барлык йортларда эшләр тәмамланган.

12
октябрь, 2012 ел
җомга
Тәтеш муниципаль районы социаль-икътисади үсеш программасын кабул итүгә мохтаҗ, ул ТР җитәкчелеге ярдәме белән районның күпсанлы проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирер иде. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районының социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Апас районында “Алтын алка” – “Золотая шайба” боз сараен ачты. Республика башлыгы сәламләү сүзендә, бу боз сарае Татарстан өчен 37нче дип ассызыклады. “Апас районы өчен Боз сарае ачылышы күптән көтелгән зур вакыйга. Биредән куп чемпионнар чыксын”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

11
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанның “Корстон” комплексында, Россиянең санитар-эпидемиологик хезмәтенә нигез салынуга 90 ел тулуга багышланган тантана узды. Хезмәт вәкилләрен котларга бәйрәм чарасына Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та килде.

Төркиянең “Хәят холдинг” компанияләр төркеменең инвестиция проектлары Татарстанда уңышлы гамәлгә ашырылуы өчен, республика җитәкчелеге барысын да эшләячәк. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Хәят холдинг” Директорлар советы рәисе Яхъя Кыгылыга шулай дип белдерде. Очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, “Алабуга” МИЗы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.


10
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Казан медицина учреждениеләрендә булды. Бүген ачылган “Сәламәт тормыш өчен” I халыкара форумы кысаларында, ул Универсиада медицина үзәгендә, Универсиада гаспиталендә, шулай ук Республика клиник хастаханәсендә булды.
Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белән эшлекле очрашуы үтте. Очрашуда шулай ук ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов, КДМУ ректоры Алексей Созинов катнашты.
Бүген шәһәрнең яңа приоритетлы программасын эшләтеп җибәрү турында “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Казан җирле бүлекчәсенең сәяси советының киңәйтелгән утырышында игълан ителүе хәбәр ителде инде. Проектның максаты – Казанда агачларның санын арттыру һәм ТР башкаласын Россиянең иң яшел шәһәренә әйләндерү.
Бүген Казанга РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова килде. Шулай ук ТР башкаласына РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков килде.

9
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген “Корстон”да 2012 ел уңышын җыеп алуга зур өлеш керткән алдынгы игенчеләрне, кыр батырларын хөрмәтләделәр. Якынлашып килүче авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү мәҗлесе үтте. Чара ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International