Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ЯҢАЛЫКЛАР
31
август, 2012 ел
җомга
Татарстан Президенты Арча районында булды
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арчада капиталь ремонт үткәрелгән мәктәптә булды. Республика башлыгы белән Арча районы башлыгы Алмас Нәзиров сыйныфларны, спорт залны һәм актлар залын карады.
Рөстәм Миңнеханов ТРның Питрәч районында боз сарае ачылышында катнашты
Бүген ТРның Питрәч районында “Питрәч-арена” боз сараеның тантаналы ачылышы булды. Спорт объекты ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов: "Күпбалалы гаиләләргә биреләсе җир кишәрлекләре башка максатларда кулланырга тиеш түгел"
Бүгенге көндә Татарстанда өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләрдән җир кишәрлекләре белән тәэмин итүгә кагылышлы 18 меңгә якын гариза алынган. Гаризаларның 11 проценты электрон формада - ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша юлланган. Узган бер айда 1385 гариза алынган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев җиткерде.
Быел капиталь ремонт эшләре алып барылган мәктәпләрнең барысы да 1 сентябрьдә ишекләрен ача
Быел Татарстанда капиталь ремонт программасына кертелгән барлык мәктәпләр уку елын үз вакытында -1 сентябрьдә башлап җибәрәчәк. Дөрес, эшләр тәмамланып бетмәгән кайбер мәктәпләрдә төзекләндерү уку процессы белән параллель дәвам итәчәк. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин шулай дип хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, мәктәптә дәвам итәчәк төзекләндерү эшләре уку процессына комачаулык тудырмаса да, аны оператив башкару мөһим. Программага өстәмә рәвештә кертелгән ике белем йортында - Югары Ослан районындагы Килди урта гомумбелем бирү мәктәбендә спорт залының түбәсен алмаштыру эшләрен 20 сентябрьгә, ә Казандагы 134 нче урта гомумбелембирү мәктәбендә спортзалны ремонтлауны 30 сентябрьгә тәмамлау бурычы куелган.
30
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Рөстәм Миңнеханов Казан юлларын төзекләндергән эшчеләрне тәбрикләде
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм Казан мэры Илсур Метшин Сәлимҗанов һәм Горький урамнарын реконструкцияләү эшендә катнашкан юл эшчеләрен котладылар һәм бүләкләделәр.
Татарстан Президенты Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшырды
Бүген, ТР Көнендә һәм Шәһәр Көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясен агымдагы ел лауреатларына тапшырды.
Торак төзелеше үсешенә теләктәшлек итү фонды Татарстанга социаль проектларны тормышка ашыруга җир кишәрлекләрен бирәчәк
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстанның Торак төзелеше үсешенә ярдәм итү федераль фонды белән багланышлары турында киңәшмә үтте. ТР һәм Фонд арасында хезмәттәшлек турында килешү 2009 нчы елда кабул ителгән иде. Киңәшмә эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Торак төзелешенә ярдәм итү фонды генераль директоры Александр Браверман катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2012 елның 30 августындагы Республика Көне уңаеннан мөрәҗәгате
Кадерле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика Көне белән тәбрик итәм.
29
август, 2012 ел
чәршәмбе
ТР Президенты: “Һәр депутат Казанда бер ишегалдын булса да төзекләндерергә тиеш”
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Савин районы Лаврентьев урамы буенча оештырылган ишегалды бәйрәмендә катнашты. Бу чара Шәһәр һәм Республика көненә багышланган. Анда Казан мэры Илсур Метшин, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары башлыгы Тимур Алибаев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗнда “Белая дача” заводын эшләтеп җибәрүдә катнашты
Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында салат һәм яшелчә продукциясе җитештерү буенча “Белая дача” заводын ачу тантанасы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Белая дача Трейдинг” ЯАҖ, компания-партнерлар җитәкчелеге һ.б. катнашты.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз